«Факел»лылар Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап «Яран гөл» операциясен башлап җибәрде
Бөек Җиңүгә - 80 ел

«Факел»лылар Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап «Яран гөл» операциясен башлап җибәрде

«Яран гөл - җиңү символы. Утырткан гөлләребез Бөек Җиңү көнен шау чәчәктә каршылар дип өметләнәбез!», ди чараны оештыручылар

«Факел» яшьләр клубы, Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чараларны дәвам итеп, волонтерлар белән берлектә «Яран гөл» операциясен башлап җибәрде.

Бу инициатива ветераннарга һәм өлкәннәребезгә хөрмәт күрсәтү, аларның батырлыкларын искә алу һәм яшь буынның патриотик хисләрен формалаштыру максатын күз алдында тота.

«Яран гөл - җиңү символы. Утырткан гөлләребез Бөек Җиңү көнен шау чәчәктә каршылар дип өметләнәбез!», ди чараны оештыручылар.


Нет комментариев