Хезмәт

Балтач районы

16+
Бөек Җиңүгә - 80 ел

СОЛДАТ ОРДЕНЫ

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан районыбыздан «Дан» ордены белән бүләкләнүче райондашларыбыз

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан районыбыздан «Дан» ордены белән бүләкләнүче райондашларыбызны барлауны дәвам итәбез:
ГАРИПОВ ШӘҮКӘТ ГАРИФ УЛЫ 
Өченче дәрәҗә «Дан» ордены кавалеры 
1923 елның 1 декаб-рендә Сосна авылында туган. Шушында башлангыч белем алып, «Правда» колхозында хезмәт юлын башлый. Аңа үз тиңдәшләре белән фронтка киткән әтиләрен, абыйларын алыштырып, сабый килеш зурлар йөген сөйрәргә туры килә. 1942 елда үзе дә дошман явына каршы сугышка китә. Аңа Калинин, Балтыйк буе фронтлары гаскәрләре составында илебезнең күп төбәкләрен, Балтыйк буе республикаларын, Европа илләрен фашистлардан азат итү сугышларында катнашырга туры килә. Чын батырларча сугыша якташыбыз. 1944 елда шундый аяусыз сугышларның берсендә ул авыр яралана — аягын өздерә. Госпитальләрдә ятып озак дәваланганнан соң, 1945 елның җәендә генә туган авылына кайта.
Ш. Гариповның фидакарь сугышчан юлы Беренче дәрәҗә Ватан сугышы, Өченче дәрәҗә «Дан» орденнары, күп сугышчан медальләр белән бәяләнә. Алар солдат батырлыгының телсез шаһитлары.
Инвалид булуына карамастан, Шәүкәт Гарипов сугыштан соң ундүрт ел дәвамында «Правда» колхозының умартачысы булып эшләде, күп еллар балта остасы буларак колхоз төзелешләрендә катнашты.
Батыр сугышчы һәм тыйнак хезмәт кешесе Ш. Гариповның җәсәде туган авылы Соснада җир куенына иңдерелде.

ФАТЫЙХОВ МӨХӘММӘТҖАН ФАТЫЙХ УЛЫ
Өченче дәрәҗә «Дан» ордены кавалеры
1899 елның 1 июлендә Нөнәгәр авылында туган. Күп балалы, авыр тормышлы гаиләдә туган Мөхәммәтҗанга балачактан өлкәннәрчә җигелеп эшләргә туры килә. 1919 елның 5 апрелендә аны хәрби хезмәткә чакыралар. Гражданнар сугышы барган, революция казанышларының язмышы хәл ителгән чор бу. Мөхәммәтҗанга да менә шул сугышларның афәтен тоярга туры килә. Яңа алынган егетләрне Казан шәһәренә озаталар. Шушында алар берничә ай дәвамында хәрби хәзерлек үтәләр. Тиздән аларны Түбән Новгород шәһәренә күчерәләр, моннан инде Деникинга каршы сугышка озаталар. 1919 елның 19 июнендә ачык кырда барган авыр сугышларның берсендә М. Фатыйхов аркасына снаряд ярчыгы тиеп, каты яралана. Тверь шәһәрендә озак дәваланганнан соң, туган ягына кайта.
Тыныч тормышта аңа колхозлар төзү, аларны аякка бастыру хәрәкәтендә катнашырга туры килә.
Бөек Ватан сугышы башлангач аны яңадан хәрби хезмәткә чакыралар. Монда да күп сугышларда катнаша ул. Шундый сугышларның берсендә ул кабат авыр яралана — бер аягын югалта. Кабат госпитальләрдә дәваланырга, яңадан тыныч тормышка күнегергә туры килә.
Мөхәммәтҗан Фатый-ховның Бөек Ватан сугышындагы батырлыклары Өченче дәрәҗә «Дан» ордены, медальләр белән бәяләнә.
Инвалид булуына карамастан, күп һөнәрләр остасы була ул — мичче дә, калайчы да, тимерче дә... Күп кешеләргә игелек күрсәтә, үз һөнәрләренә балаларын да өйрәтә.
Авылның хөрмәтле кешесе, ике аяусыз сугыш юлларын үткән ветеран 1982 елның 5 мартында Нөнәгәр авылында вафат була.

ЧЕРНОВ ПРОКОПИЙ ПЕТРОВИЧ 
Өченче дәрәҗә «Дан» ордены кавалеры
1926 елның 10 февра-лендә Сырья авылында туган. Сырья башлангыч һәм Чепья урта мәктәпләрендә укып урта белем ала. Хезмәт юлын «Труд» колхозының Сырьядагы тимерчелегендә тимерче булып эшләүче әтисе янында ярдәмче булып башлый.
1943 елның ноябрендә Прокопий Чернов армия сафларына алына. Башта ул запастагы өйрәнү полкында хәрби хәзерлек үтә. 1944 елның декабреннән Бөек Ватан сугышының ахырына кадәр алгы сызыкта сугыша. Балтыйк буе республикаларын азат итүдә, дошманның усал исеме чыккан Курляндия группировкасын тар-мар итүдә, Германия җирендә барган сугышларда катнаша. Сугышчан батырлыклары өчен Икенче дәрәҗә Ватан сугышы, Өченче дәрәҗә «Дан» орденнары, «Батырлык өчен» һ.б. медальләр белән бүләкләнә.
П. П. Чернов сугышлар тынганнан соң да хәрби хезмәтеннән аерылмый. Читтән торып укып, Жуковский шәһәрендәге хәрби авиация институтын тәмамлый. 1946-1956 елларда Монино шәһәрендәге хәрби һава академиясендә хезмәт итә. Алга таба аның хезмәте Төркмәнстан һәм Казахстан Республикалары белән бәйле. 1975 елда подполковник дәрәҗәсендә отставкага чыга һәм Владимир өлкәсенең Кержач шәһәренә килеп төпләнә, шәһәрнең беренче мәктәбендә хәрби хәзерлек укытучысы булып эшли.
Ветеран 2003 елда вафат була һәм Кержач шәһәре зиратына җирләнә.

 

(Язмадагы мәгълүмат-лар Гарифҗан Мөхәммәт-шин тарафыннан төзелгән Балтач энциклопедия-сеннән һәм шәхси архивлардан алынды. «Дан» ордены белән бүләкләнүче райондашларыбыз тагын да булса, бу турыда редакциягә җиткерүегезне сорыйбыз).

Дәвамы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: солдат