Хезмәт

Балтач районы

16+
Бөек Җиңүгә - 81 ел

Балтачта Рамил Нотфуллин исеменнән бәйрәм күчтәнәчләре тапшыру башланды

Тырыш хезмәтегез белән сугышны якынайткан, аннан соңгы чорларда илебезне күтәргән, Балтачыбызны төзегән буын сез

Бәйрәм алды көннәрендә районыбыз җирлегендә яшәүче тыл хезмәтчәннәренә, Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соң туган чор балаларына (1926-1948 еллар), махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә район башлыгы Рамил Нотфуллин исеменнән бәйрәм күчтәнәчләре тапшыру башланды.

– Балалыктан да чыкмаган килеш өлкәннәр белән беррәттән тормыш арбасына җигелгән, тырыш хезмәтегез белән сугышны якынайткан, аннан соңгы чорларда илебезне күтәргән, Балтачыбызны төзегән буын сез. Якыннарыгызның  кадерлесе булып, киләчәктә бары тик шатлыклар гына кичереп яшәргә язсын. Барысы өчен дә зур рәхмәт сезгә! – дип изге теләкләрен ирештерде мәдәният хезмәткәрләре өлкәннәргә.

Фотолар: Норма авыл җирлегеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев