Казанда тыл хезмәтчәннәрен искә алдылар
Тантаналы программага Бөек Ватан сугышы елларында шәһәр халкының хезмәт батырлыгына багышланган театральләштерелгән тамаша кертелгән иде
Татарстан башкаласында «Казан — Хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласына чәчәкләр салу тантанасы узды. Чараны Казан-2 тимер юл вокзалы янындагы скверда уздырдылар. Сәламләү сүзе белән шәһәр Башкарма комитеты башлыгы урынбасары Азат Абзалов чыгыш ясады, ул катнашучыларны котлады һәм ТР башкаласы Мэры Илсур Метшиннан котлаулар тапшырды.
Тантаналы программага Бөек Ватан сугышы елларында шәһәр халкының хезмәт батырлыгына багышланган театральләштерелгән тамаша кертелгән иде. Катнашучыларга Казанның фронтны тәэмин итүгә керткән өлеше, предприятиеләрне эвакуацияләү һәм шәһәр халкының фидакарь хезмәте турында искә төшерделәр.
Тантанада Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева, Казанның мәдәният идарәсе башлыгы Алия Заһидуллина, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, ветераннар, шулай ук яшьләр хәрәкәте активистлары катнашты. Чара мактаулы каравыл һәм җәмәгатьчеләр катнашында Хәтер гирляндасы кую белән тәмамланды.
Бизнес онлайн
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев