Көнне-төнгә ялгап, ач-ялангач, якынайтты алар Җиңү көнен...
Моннан 13 ел элек кенә районыбызда 51 фронтовик, 1021 тыл хезмәтчәне яшәсә, бүген инде бары бер сугыш, 81 тыл ветераны бу бәйрәмне каршы ала
Дәһшәтле сугыш сәгате суккач, намусы, йөрәге кушуы буенча газиз Ватанын саклаучылар сафына баскан һәр райондашыбызны, тылда Җиңү көнен якынайту өчен армый-талмый эшләгән ветераннарыбызны һәр ел саен авылларда зурлап искә алабыз.
Канлы сугыш еллары ерагайган саен, Бөек Җиңүне яулаган, аны якынайткан, үзләрен онытылмас данга күмгән ветераннарыбыз сафы, ни кызганыч, сирәгәя бара. Моннан 13 ел элек кенә районыбызда 51 фронтовик, 1021 тыл хезмәтчәне яшәсә, бүген инде бары бер сугыш, 81 тыл ветераны бу бәйрәмне каршы ала.
Бүген сугыш чорында тылда калганнарның язмышын күзаллап карасак, аларның нинди михнәтләрне кичергәннәрен кем генә тасвирлап бетерә алыр икән? Игенен дә чәчәсе-урасы, коралын да җитештерәсе, тормыш йөген дә тартасы. Ачлык, ялангачлык... Сабыйлар ятимлеге, сугыш кырындагылар өчен борчылу, үлем хәбәрләре килгәндә тешне кысып түзү...
Әтиләр эшен, ирләре йөген үсмер балалар, түзем хатын-кызларыбыз үз кулларына алды. Ни гаҗәп, шушы авыр елларда да Балтачлылар мактаулы булды – алар игенен дә иккән, танк колонналары, самолет эскадрильяләре төзү өчен акча да җыйган, фронттагылар өчен җылы кием, күчтәнәчләр дә җыеп озаткан. Чепья мәктәбенең пионер дружинасы яңа танк колоннасы төзүдә зур өлеш керткән өчен Совет Армиясенең баш командующие Сталин тарафыннан махсус рәхмәт хатына лаек була. Бу – бер генә мисал да фронт өчен барлык район халкының армый-талмый көрәшкәнен дәлилли.
Тылда фидакарь хезмәтләре белән Җиңүне якынайтучылар каршында без бүген баш иябез.
Бүгенге тормышыбыз өчен ул заманның барлык район халкы армый-талмый көч куйган. Безнең максат – бу дәһшәтле елларны онытмыйча, фронтта утлар-сулар кичкән, тылда армый-талмый хезмәт куйган райондашларыбызны олылап, аларның батырлыгын түкми-чәчми киләчәк буыннарга тапшыру.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев