Нурсил «Хәтер бакчасында» конкурсында җиңү яулады
Бөек Җиңүгә - 81 ел

Нурсил «Хәтер бакчасында» конкурсында җиңү яулады

Чараны оештыручылар билгеләп узганча, «Хәтер бакчасында» конкурсына 100гә якын видео, батырларыбыз турында мәкаләләр кабул ителгән

Казан кооператив институтында Бөек Җиңү батырларына багышлап оештырылган II Бөтенроссия «Хәтер бакчасында» конкурсы җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы булды.

Чараны оештыручылар билгеләп узганча, «Хәтер бакчасында» конкурсына 100гә якын видео, батырларыбыз турында мәкаләләр кабул ителгән. Конкурска кабул ителгән язмалар «Безнең кавем» китабына кертеләчәк.

«Хәтер бакчасында» конкурсында балтачлылар да катнашты. Көшкәтбаш мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы Корбангалиев Нурсил  ll нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнгән. Афәрин, Нурсил! Җиңүләрең дәвамлы булсын.


Нурсил

Нет комментариев