Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Бөек Җиңүгә - 81 ел

Үткәннәргә тирән хөрмәт, бүгенгесе өчен зур рәхмәт!

Балтач районында 9 май — Җиңү көненә багышланган митинг матур гына узып китте

Хәтер — мәңгелек, батырлык онытылмас, дибез һәм ил тарихын зурлап бәяләгән чараларда моның шулай икәнлеген расларга тырышабыз. 9 май — Җиңү көне шуның ачык, мәнле, кешелеклелек һәм ватанпәрвәрлекнең бер мисалы.

Үткәннәр бит алар онытылмый, сугыш яраларыннан, канлы бәрелешләрдә югалту ачыларыннан савыга алмый гомер иткән ветераннарыбыз инде безнең арада булмаса да, алар белән гомер иткән хатыннары, балалары, оныклары ул газаплы кичерешләрне күңел түрләреннән җуймый, әтиләренең кайтуларын гомер буе зарыгып көткән, әниләренең сыгыла-бөгелә тормыш арбасын җигеп баруын күреп үскән сабыйлар инде хәзер үзләре өлкән буын вәкилләре, алар да — сугыш чоры балалары кимеп баралар шул инде.

Бөек Җиңүнең 81 еллыгын районкүләмендә билгеләп узган бәйрәм чарасында район мәдәният хезмәткәрләре «Зур сынаулар аша килгән бу Җиңү» исеме астында тетрәндергеч театральләштерелгән тамашаны тантанага килүчеләргә тәкъдим итеп, кичерешләрне әнә шулай тирәнтен бәян иттеләр. Бәйрәмгә килгән ветераннарның, тыл хезмәтчәннәренең, сугыш чоры балаларының күзләре янәдән яшьләнде. Патриот җанлы райондашларыбызның күз яшьләрен тыялмаган мизгелләр күп бу Җиңү митингында. Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин махсус хәрби операциядә һәлак булган батыр егетебез Ришат Гәрәевның Батырлык орденын әнисе Гөлфия Шәмсетдин кызына тапшырганда да (рәсемдә), Батырлар аллеясындагы һәйкәлгә, «Мәңгелек ут»ка чәчәк бәйләмнәре салганда да, зарыгып көтеп алган парад вакытында төрле юнәлештәге фронтларны күрсәткән әләмнәр җилфердәде.

Хәтта ки бакча яшендәге иптәшләрен җитәкләгән нәни хәрби Нияз Николаев (рәсемдә)районыбыз башлыгына честь биргәндә дә (аның әле ил сакчысы, әфган сугышын узган десантчы, мәрхүм Илгиз Николаевның оныгы булуы да дулкынландырды), хәрбиләр, кадетчылар, яшь армиячеләр, Алдынгылар хәрәкәте, Форпост,... хәрби колонна үткәндә дә, махсус хәрби операция ветераннары каршыбызда тезелешеп басып торганда да күңел касәләре тулып ташыр дәрәҗәгә җитте. Дошманның Балтач егетләре тарафыннан бәреп төшерелгән пилотсыз очкычын алып барганда гына йөзләргә нәфрәт иңде, әмма бөтенебезнекенә дә түгел, шушы гади бер кулдан ясалган кебек кенә очкычның бистә урамын тутырып үтүе кызык та, шул ук вакытта күпме ватандашыбызның гомерен өзүе аяныч та иде.

Без инде һәрбереребез ватанпәрвәр рухлы патриотлар, ул көнне дә суык дип тормадык, түшләребезгә георгий тасмалары беркетеп, көчле рухлы әби-бабаларыбызның сынмас-сыгылмас оныклары икәнлегебезгә тап төшерми митингка ашыктык. Район башлыгы Рамил Нотфуллинның, Балтач районы хәрби комиссары Дамир Гайнуллинның ихлас котлаулары, башкалабыз кунагы — Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйховның район халкына Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның бәйрәм теләкләрен ирештерүе илгә Җиңү алып килгән каһарманнарыбыз өчен горурлык хисләрен яңартты, килер көннәргә ышаныч уятты. Тагын көтәбез әле без ул Җиңү көннәрен, махсус хәрби операциядәге ватандашларбызга зур өметләр баглавыбыз, аларның «Җиңү безнең якта булачак!» дигән девизларын ишетү батыр ата-бабаларыбызның да рухын шатландырсын иде.

Хәтеребезне яңарту горурлыгыбызны арттыра, вөҗданыбызны сафлый. Бөек Ватан сугышы чорын хәтерләрдән җуярга беребезнең дә хакы юк, — анда безнең бабалар, ачлы-туклы әтиләр, әниләр, анда безнең нәселнең тылда куйган хезмәте, сука тарткан баласы, михнәтле тормыш юлы. Тыныч тормышыбыз өчен гомерләрен кызганмаган, яшьлекләрен сугыш кырларында, тылда фидакарь хезмәттә уздырган буын алдында без мәңге бурычлы. Ничек түләп була соң ул бурычны?! Гади генә итеп — елмаюлы караш, җылы сүз, юл бирү һәм йөрәк җылысын кызганмау, җиңелмәс рух һәм олы сабырлык үрнәге булган буын алдында башыбызны иеп сәлам бирсәк тә артык булмас. Алар 1941 елның 22 июне һәм 1945 елның 9 маена кадәр 1418 көн һәм төн буена илебез азатлыгы өчен тиңдәшсез батырлык күрсәттеләр, һәр өй, һәр гаилә, олысы-кечесе фашист Германиясенә һәм аның союздашларына каршы көрәште. Хәзерге буынга чын үрнәк бу. Илебез чикләрендә тынычлык иңсен өчен, вакытсыз өзелгән гомерләр хакына без берләшергә, бердәмлекне югалтмаска тиешбез. Җиңү көнендә үзешчәннәребез яңгыраткан җырларда да шул хакта әйтелде, биючеләребез дә матур тормышыбызның, киләчәгебезнең үз кулларыбызда икәнлегенә төшендереп очынып-очынып биеде, сүз осталары шигырьләр сөйләде.

Сиксән беренче Җиңү таңын әнә шулай бергә каршы алдык. Бөек Ватан сугышы ветераннарын, тыл батырларын искә алып, үткәнебезгә хөрмәт белдереп, парадка килгән райондашларыбызны, күбесенең кулларында әтиләренең, бабаларының портретларын күрү, үз бабаларын эзләп табып, шулар турысында фотосурәткә төшүләре хәтернең мәңгелек икәнлеген янәдән раслады. Бер сүз белән килешми мөмкин түгел — канлы сугыш кырларында ятып калган солдатлар картаймый, алар һәрвакыт яшь калалар. Батырлар аллеясы диварында күпме яшь солдатлар елмаеп карап тора, районыбызның Советлар Союзы Геройлары бюстлары «Билгесез солдат» һәйкәленә чәчәкләр илткәндә озатып кала.

Балтач бистәсендә исән-имин гомер кичерүче бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны, районыбызның Мактаулы гражданины Гыйльван Гыйлмуллин Җиңү көнен һәр ел саен зур дулкынлану белән көтеп алам, дисә дә, быел ул да сәламәтлеге какшау сәбәпле килә алмады. Март аенда 92 яшен тутырган Салавыч Сәрдегәне авылында яшәүче, Венгриядәге чуалышларны бас-тыруда катнашкан райондашыбыз Фәйзулла Гарифуллин да күренмәде. Олыгайды шул инде алар да. Шуңа күрә, быелгы бәйрәмебезгә килә алган тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын, махсус хәрби операция ветераннарын, аларның якыннарын хөрмәтли алганда зурлыйк, олылыйк. Хәзер инде алар сугыш елларының кайтавазын яшь буыннар күңеленә сеңдереп, киләчәккә җиткерүчеләр.

Тынычлыкның, иминлекнең кадере бәһасез, без моны тагын да ныграк аңлый башладык. Тыныч күк йөзе, аяз таңнар бүләк иткән батырларыбыз һичкайчан онытылмасын иде. Әнә шуңа күрә дә үтә Җиңү митинглары (башта авылларда, аннан район үзәгендә оештырыла, кич белән бәйрәме дә була, быел кичке бәйрәмне танылган җырчылар Зөлфирә белән Алмаз Мирзаяновлар бизәде, шашлыгы да пешә, чәе дә кайный, сәүдәсе дә бара, ав.), тарихи истәлекне буыннан-буынга тапшыру, яшьләрдә ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү өчен. Ә илнең патриоты булу бүген аеруча да мөһим — үз илеңне сатмау, кадерләп саклау батыр бабаларыбыз эзеннән бару, аларның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыкларын дәвам итү ул.

...Митинг азагында районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллин тыл ветераннарын һәм махсус хәрби операциядә батырлыклар күрсәткән ветераннарны, чираттагы ялга кайткан егетләрне «Балтач» кафесына җыеп кунак итте, һәрбарчасына да матур көннәр, ныклы сәламәтлек, хәерле озын гомерләр, тизрәк тынычлык килүен, хезмәттә булган егетләрнең исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев