Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Бәйгедә катнашучыларны бүләкләдек (+фоторепортаж)

"Имин юл - имин гаилә!" фотосурәтләр бәйгесендә катнашучыларны бүләкләдек.

Бүген,  район ЮХИДИ бүлеге инициативасы һәм иганәчелеге белән оештырылган "Имин юл - имин гаилә!" дигән фотосурәтләр бәйгесендә катнашучы нәни дусларыбызны һәм аларның әти-әниләрен кабул иттек. Район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Рафил Шәймөхәммәтов һәм Юл хәрәкәте иминлеге оешмасының Балтач бүлеге житәкчесе Лилия Һадиева бәйгедә катнашучы барлык балага бүләкләр әзерләп бүләкләү тантанасына килделәр. Нәни дусларыбыз Рафил абыйларының кулын кысып, истәлек бүләкләре кабул иттеләр.

Фотода, бәйге җиңүчесе - Чапшар башлангыч мәктәбе укучысы Әүхәдиев Рузәл Марат улы, Рафил Равил улы кулыннан грамота һәм истәлек бүләкләре алган мизгел. Афәрин, Рузәл!

Мөмкинлектән файдаланып, Лилия Һадиева әти-әниләр белән дә тәрбияви әңгәмә корып алды, аларга юлларда иминлекне саклау турында искәрмә өләште.

Бәйгедә катнашкан, алар өчен җан атып тавыш биргән барлык сайт укучыларыбызга да олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Алга таба да бәйгеләрдә актив катнашырсыз дип ышанып калабыз.

Ә иң олы рәхмәтебез, бәйрәм алды көннәрендә бәйгедә катнашучы һәр нәни дусларыбызны сөендерергә мөмкинчелек тапкан Рафил Шәймөхәмәтовка һәм Лилия Һадиевага.

Барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән!!!

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Имин юл - имин гилә"