Чисталыкны һәркем ярата. Килешәсезме?
Бу елда безнең районыбызның һәр авылы, һәр җире тагын да чистарак һәм матуррак булачагына ышанасы килә
Урамда яз, юксынып һәм сагынып көткән кояш турырак һәм җылырак карый башлады. Урамдагы кар көртләре санаулы көннәр эчендә эреп юкка чыкты дияргә була. Нәтиҗәдә, хәзер кыш буена без чүпләгән, ташлаган, күренми яткан чүп-чар әллә кайдан ялтырап күзгә ташлана.
Без, балтачлылар, һәркайсыбыз матурлыкны, чисталыкны бик яратабыз. Тирә-ягыбыз матур, пөхтә һәм тәртиптә булса, ул халәтебезгә уңай тәэсир итә, үзебез дә шушы чисталыкны булдырырга омтылабыз, камиллекне күреп, күңел дә күтәрелә бит.
1 апрельдән районыбызда чисталык икеайлыгы да башланды. Бу вакыт эчендә бөтен район буенча урамнар, бистәдә, зур авылларда ишегалды территорияләре, яшел зоналар, кешеләр күпләп җыела торган урыннар, бакча, парк һәм сквер территорияләре тәртипкә китерелә.
Елның-елында урман полосаларын һәм яр буе зоналарын чистартуга аерым игътибар бирелә, яшь үсентеләр утыртуны да онытмыйбыз. Кышын-җәен гөрләп торган «Сабантуй» ял паркын тәртипкә китерүдә бистәбезнең предприятиеләр, учреждениеләр хезмәткәрләре көче белән зур эш башкарыла. Һәр җирлектә өмәләр үткәрү табигый күренеш булырга һәм аның башында авыл җирлеге башлыклары торырга тиеш. Авыл кешеләреннән, мәдәният, мәгариф һәм сәламәтлекне саклау, җирлектә урнашкан оешма хезмәткәрләреннән һәр атна саен өмәләрдә катнашып, урамнарны, үз оешмаларының тирә-ягын тәртипкә китерүләре сорала.
Үз ишегалларын һәм территорияләрен чүп-чардан чистарту эшенә бистәдә яшәүче барлык балтачлылар да кушылырга тиеш. Зиратларны тәртиптә тоту да безнең бурыч. Гадәттә, безнең һәрберебез чис-та, төзекләндерелгән җирлектә яшәргә телибез. Ә моны булдыру өчен безнең көчебездән килә. Шуңа күрә тирә-ягыбызда тәртип, чисталык, матурлык һәм уңайлык күрергә теләүчеләр битараф булмыйча, ике айлыкта актив катнашырлар, дип ышанабыз.
Бу елда безнең районыбызның һәр авылы, һәр җире тагын да чистарак һәм матуррак булачагына ышанасы килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев