Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Чисталык

Күңелләрдә булсын бәйрәм рухы!

Календарьда бәйрәмнәр күп, аларның кызыгы да, яме-тәме дә калмады дисәк тә, елның шушы чоры җитсә, күңел ничектер үзгәрә, үзеннән-үзе май бәйрәмнәрен көтә башлый.

Килешәсездер, табигатьтә генә түгел, күңелләрдә дә уяну сизелә. Инде бу уяну авыл урамнарында апрель урталарыннан ук күзгә ташлана: хәрәкәт, җанлылык арта. Май башларына активлык тагын да үсә, авылда тормыш кызулана, һәр туар көн иртәрәк башлана. Ни генә дисәк тә, май бәйрәме авылны кышкы йокыдан тәмам уятучы, язгы-җәйге бетмәс-төкәнмәс эшләргә старт бирүче булып тора. Бигрәк тә, соңгы елларда 1 май бәйрәмнәре укучыларның көзге-язгы каникулларына тиңләшерлек булып, ял көннәре арткач, авылдагылар да, каладагылар да бу көннәргә алдан-ала планнар кора башлый. Килешәсездер, бу чорда эш җитәрлек: бәрәңге чыгару, өй юу, бакчадагы җиләк-җимеш агачларын, җиләк, күпьеллык чәчәк түтәлләрен тәртипләү, җир җитешкән урыннарны китмәнләү, иртә чәчелергә тиешле орлыкларны туфракка күмү... Печән басуларын тырмалау, өстәп чәчү, ашлау... Боларга әле каралты-кураларны тәртипләү, ремонт эшләре, зиратлардагы каберлекләрне, чардуганнарны буяу һ.б. өстәлә. Күңел иткән кешегә эш күп, эшлә, өлгер генә!
Шунысы да бар: көннәр әйбәт торса, исәпсез булып тоелган әлеге эшләр бу көннәрдә ниндидер үзгә җиңеллек белән, берсе артыннан икенчесе дигәндәй, эшләнеп кенә тора.
Иң мөһиме: җаның – тыныч, үзең сау-сәламәт булу кирәк. Барыбызга да күңел
күтәренкелеге белән, үзебез планлаштырган һәр эшне үтәргә, ниятләребезне чынга ашырырга язсын!
Бу көннәрдә районда, республика күләмендә гаиләдәге һәр кеше санынча агач утырту акциясе барлыгын да онытмасак иде. Бистәбездәге күп кешеләр, оешмалар бу эшкә кушылды инде. Үз каралтыларыбызда җиләк-җимеш агачлары, куаклары утыртып булса да, бу изге эшкә дә өлешебезне кертик. Билгеле, эш белән бергә май бәйрәмнәрен туган-
нар, дуслар белән табигать кочагына чыгу, очрашулар өчен көтүчеләр дә шактый.
Анысы да начар түгел. Тик бу очракларда иминлек, тирә-юнебезнең чисталыгы, матурлыгы турында да онытмыйк. Тиешле таләпләрне үтәргә, үз артыбыздан җыештырырга авырсынмыйк. Кыскасы, ялларыбыз, бәйрәмнәребез күңелле дә, файдалы да үтсен.
Кырларда иртә таңнан кичкә кадәр хезмәт куючы, бәйрәмнәрне эш урыннарында үткәрүчеләребезгә дә исән-сау эшләргә язсын! Безнең бу теләкләребез, эшләренең уңышлы баруы аларның күңеленә дә бәйрәм рухы бирсен иде...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чисталык