6 декабрь 2016 яңалыклары
-
Хыянәттән соң никах яңарталармы? (СОРАУ-ҖАВАП)
Хыянәт - тормышыбызда еш очрый торган күренеш. Хыянәт иң тату гаиләне дә юк итәргә сәләтле. Шуңадырмы, төрле илләрдә хыянәтчеләрне каты җәзага да тарталар. Төркиядә бер-берләренә тугрылык саклый белмәгән ир һәм хатыннарга 5 ел төрмә яный. Мөселман илләрендә үлемгә кадәр барып җитәргә дә мөмкин, дип сөйлиләр...
-
Daewoo Nexia автомобилен җитештерү туктатылган
Автомобиль Россия һәм БДБ илләрендә популяр иде.
-
Бүген - 6 декабрь көнне районыбыз җирлегендә штаб өйрәнүләре башланып китте
"Балтач" спорткомлексы янында, Шәмәрдән тимер юлы вокзалында штаб өйрәнүләренә әзерлекләр булды.
-
“Йолдызлар фабрикасы” концертына билетлар уйнатабыз!
17 декабрь көнне Балтач мәдәният үзәгендә Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы, Г.Тукай премиясе Лауреаты, профессор Венера Ганиева җитәкчелегендәге "Йолдызлар фабрикасы" концерты булачак.
-
“Бизнес-десант“ – Балтачта
7 декабрьдә 11.00 сәгатьтә Балтач үзәк китапханәсе бинасында ТР Икътисад министрлыгы тарафыннан эшмәкәрлекне үстерү буенча чаралар үтәчәк.
-
Авария: машина йөртүчеләрнең берсе вафат
Кичә, 5 декабрь көнне 16 сәгатьтә Чаллы-Сарман юлында авария була. Сарманга таба барган ВАЗ-21093 автомобилен йөртүче, зур тизлектә каршы юнәлештәге юлга чыга һәм KIA JD (SEED) автомобиле белән бәрелешә.
-
Татарстанда 6 егет 15 яшьлек кызны мәсхәрәләгән
Лениногорски районының Иске Шөгер авылындагы йортларның берсендә егетләр спиртлы эчемлекләр эчеп, кәеф-сафа корып утыралар, алар белән бергә 15 яшьлек кыз да була. Күңел ачуның нәтиҗәсе генә аяныч тәмамлана. Сәрхүш егетләр кызны мәсхәрә итәләр. Кыз полициягә мөрәҗәгать иткәннән соң егетләр кулга алына. Балигъ булмаган кызга карата төркем белән җенси характердагы көчләү...
-
Министерство экономики Республики Татарстан проводит семинаров для предпринимателей «Бизнес-десант»
Министерство экономики Республики Татарстан в период с 16 ноября по 16 декабря 2016 года проводит серию образовательных семинаров для предпринимателей «Бизнес-десант».
-
Китапханәгә...шахмат уйнарга...
10 декабрь көнне район үзәк китапханәсендә Фоат Йосыпов истәлегенә Шахмат турниры узачак. Ярышларда зурлар һәм 1дән 5 сыйныфка кадәрге укучы балалар катнаша. Рәхим итегез. Район спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге. Фото: отдых.челсити.рф
-
Балтачта тузган торак йортлардан күчкәннәргә тузган торак эләкмәгәнме
Республика программаларыныӊ иӊ кирәклеләренеӊ берсе - тузган, яшәү шартлары булмаган өйләрдә яшәүчеләрне уӊайлы, заманча торак йортларга күчерү программасыдыр, мөгәен.
-
Балтачлылар музейда да булды, кино да карады
5 декабрь көнне, "Кино елы"н йомгаклау максатында, Балтачта район кино оешмасы һәм "Татаркино" Татарстанның кинематографлар союзы белән берлектә күләмле чаралар узды.
-
Комган, мәчет манаралары ясау остасы Габделфәрт Хамбалов 90 яшьлек юбилей таңын каршылады.
Балтач бистәсенең Комсомол урамында ямьле Шушма буенда, тал-тирәктә сандугачлар моңын тыңлап яшәгәнгәме, Габделфәрт абый белән Гайшә апаның тату гаилә булып, парлап гомер итүләренә дә нәкъ 65 ел булган. Аларны бу күркәм гаилә бәйрәмнәре белән быелгы район Сабан туенда ук тәбрик иткәннәр иде. Шөкер, алар бүгенге көндә дә иңгә-иң куеп гомер...
-
Кино елы безнең районда зур чара белән тәмамланды
Кичә районда зур чара үткәрелде, Кино елын йомгаклау уңаеннан район мәдәният үзәгенә Татарстанның күчмә кино музее килде.
-
Ерак юлга чыкмагыз!
Бүген Балтачта һава торышы начарланачак.
-
«Балкыш» җыр һәм бию ансамбле - Халыкныкы !!!
3 декабрь көнне районның "Балкыш" җыр һәм бию ансамбле комиссия алдында имтихан тотты. Концерт программасы белән чыгыш ясады. Бу чара районыбызда халык иҗатының һәм үзешчән сәнгатьнең югары дәрәҗәдә булуына ныклы дәлил булды. Айсылу Асадуллина җитәкчелегендәге «Балкыш» җыр һәм бию ансамбле чыгышын мәртәбәле жюри "Халыкныкы" дип таныды.