Мәдәният
Кино елы безнең районда зур чара белән тәмамланды
Кичә районда зур чара үткәрелде, Кино елын йомгаклау уңаеннан район мәдәният үзәгенә Татарстанның күчмә кино музее килде.
Бистә үзәгендә уйнап торган дәртле көйләр кызыксынучыларны мәдәният үзәгенә тартты, төштән соң башланган чарага иң беренче мәктәп балалары җәлеп ителде, аеруча да кино карарга яратучы Балтач мәктәбенең һәм дә гимназиянең башлангыч сыйныф укучылары музей хезмәткәрләренең сөйләвен йотлыгып тыңлады, сорауларга да дөрес җавап бирде. Аннан балалар тулы бер зал булып мультфильм карадылар. Әлеге чараның балаларга багышланган өлеше сабыйларга бик ошады. Бакча балалары да әти-әниләре, әби-бабалары белән бакчадан кайтышлый мәдәният үзәгенә сугылмый китмәде. Чараның икенче өлеше ветераннар белән буласы иде, аларны мәдәният үзәге каршында махсус зур автобус көтә калды...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев