Спорт

2027 елда Тататарстанда 13 заманча спорт мәйданчыгы төзеләчәк

Киләсе елда спорт мәктәпләре өчен инвентарь сатып алуга 40 млн сумнан артык акча бүлеп биреләчәк

2027 елда Татарстанда «Россия спорты» дәүләт программасы буенча ГТО өчен 10 майданчык һәм 3 «акыллы» спорт мәйданчыгы урнаштыру планлаштырыла. Бу хакта Татарстанны Спорт министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Программаның төп максаты – 2030 елга физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүче гражданнар санын 70 процентка җиткерү.

Агымдагы елда программа буенча Казанда Футбол үсеше үзәге төзелеше төгәлләнә. Лениногорскида модульле бассейн төзү дәвам итә: аны 2026 ел ахырында кулланылышка тапшыру планлаштырыла. «Бизнес спринт (Мин спортны сайлыйм)» федераль программасы буенча өстәмә рәвештә Казанда һәм Яшел Үзәндә дәүләт‑хосусый партнерлык механизмын кулланып, ике «ФИЗРА спорт үзәге» физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзелде.

Татарстанның кече торак пунктларында спортка ярдәм итү өчен «Земский тренер» программасы буенча 2026 елда 42 белгеч җәлеп ителгән. 2027 елда эш шул ук күләмдә дәвам иттереләчәк. Моннан тыш, киләсе елда спорт мәктәпләре өчен инвентарь сатып алуга 40 млн сумнан артык акча бүлеп биреләчәк. Бу нәтиҗәле тренировка процессы һәм имин шөгыльләнү өчен шартлар тудырырга мөмкинлек бирәчәк.


спорт

Нет комментариев