Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Балтачта тузган торак йортлардан күчкәннәргә тузган торак эләкмәгәнме

Республика программаларыныӊ иӊ кирәклеләренеӊ берсе - тузган, яшәү шартлары булмаган өйләрдә яшәүчеләрне уӊайлы, заманча торак йортларга күчерү программасыдыр, мөгәен.

Балтачыбызда да бу юнәлештә эш максатчан алып барыла. 2015 елда мондый яӊа йортларга күчү бәхете 17 райондашыбызга елмайса, бу елда шушындый 20 йорт төзелеп, бәхетле хуҗаларын тапкан. Программаны үтим, дип, салына торган йортлар саны артыннан куып, төзелешнеӊ сыйфаты аксамаганмы, торакны файдалануга тапшыруга төзүчеләрнеӊ башта күзләренә чалынмаган кимчелекләре килеп чыкмаганмы, - шушы мәсьәләләргә ачыклык кертү өчен без, район җәмәгать Советы оешмасы әгъзәләре яӊа йортлардан торган микрорайонга, Илдар Юзеев исемен йөрткән урамга юл тоттык. Безне озатып йөрүче, бистәнеӊ башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рания Ибраһимова бу урамга вак таш түшәлгәннән соӊ, монда яшәүчеләрдән моӊ-зарлар юк, диеп алды.
Эшне урам башында урнашкан иӊ беренче йорттан башладык. Шакылдатуга йорт хуҗасы, Көшкәтбаш егете ишектән Рәйхан Хәсәнов килеп чыкты. Чакыруы буенча өйгә дә кереп чыктык. 3 ел баракта торганнан соӊ мондый өйгә ия булу бәхет инде, ди ул. «Стройремтех» егетләре җитергән өйнеӊ сыйфатыннан зарланмады. Рәйхан шофер булып «Камаз»да, шәхси эшмәкәрдә эшли икән. Тормыш иптәше белән хәзергә бер бала тәрбиялиләр. Ир-ат кеше үзе зарланмаса да, торакныӊ кимчелеген соӊыннан җиткерделәр, өйдә салкын икән. Газ миче 80 градус җылылык бирсә дә, өйдә салкынча, моныӊ сәбәбе - җылылык батареяларыныӊ аз булуындадыр, дип үзләре юрыйлар. Күршеләрендә салынган торакта да шундый ук хәл килеп чыккан, алар да өйнеӊ җылынмавыннан зарланалар. Бу турыда йортны төзегән оешма җитәкчелеге, район башкарма комитетыныӊ төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь мәсьәләләре бүлеге җитәкчесе Илфат Сәгдиевныӊ хәбәрдар булуын әйттеләр, әмма нигәдер бу төзәтелмәгән.
Алдагы өйдә яшәүче Хөснетдинов Мәгъсүм абый гомер буе тормыш иптәше белән мебель фабрикасында хезмәт куйган. Картлык көнемдә начар, иске торакта торып калдым, ди ул. Бу салынган йортлар өчен ипотека формасында түләп барырга туры кисә дә, ул бик канәгать. Наил Сафиуллин җитэкләгән оешма җитәкчеләре тел-теш тидерерлек итеп эшләмәгәннәр, һәр эшне җиренә җиткереп башкарганнар. Балтачка күчеп килү уӊайсыз булмадымы, ияләнәсезме, дигән сорауга да ул елмаеп: «яхшы җиргә тиз ияләнәсеӊ», дип җавап бирде. Әле, Аллаһы бирсә, капка-коймаларны эшләтсәк, веранданы зурайтсак, алып төшеп салган мунчаныӊ тышкы ягын төреп, матурласак, таный да алмассыз, дип озатып калды ул.
Аерым йорт итеп салынган, 10 сутый җире дә булган торакта торучыларныӊ төзүчеләр исеменә зарлары яӊгырамады. Киләсе елларда да ул шулай булсын иде. Ә Мәгъсүм абыйныӊ бер гозере булды, урамда рәхәтләнеп, бары якты вакытта гына йөреп була, кичләрен багаганаларда бер ут та юк икән. Бу сорауны район башкарма комитетыныӊ төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь мәсьәләләре бүлеге җитәкчесе Илфат Сәгдиевка җиткердек. Аныӊ сүзләре буенча, «Илдар Юзеев урамында урам утын булдыру 2017 елныӊ аерым Программа булып бара торган планга кертелгән». Җавап шатландырырлык һәм 2017 елга санаулы көннәр калса да, урамда утлар януы сузылырга мөмкин. Күп очракта планнаштырылган күп эшләрнеӊ үтәлүе ел ахырына калдырылуын куз алдында тотып, Балтач бистә башкарма комитетына, бәлки вакытлыча бу урам башларына берәр ут яктырткыч куюны хәзер хәл итәргә кирәктер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250