Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәрхәмәтлелек

Комган, мәчет манаралары ясау остасы Габделфәрт Хамбалов 90 яшьлек юбилей таңын каршылады.

Балтач бистәсенең Комсомол урамында ямьле Шушма буенда, тал-тирәктә сандугачлар моңын тыңлап яшәгәнгәме, Габделфәрт абый белән Гайшә апаның тату гаилә булып, парлап гомер итүләренә дә нәкъ 65 ел булган. Аларны бу күркәм гаилә бәйрәмнәре белән быелгы район Сабан туенда ук тәбрик иткәннәр иде. Шөкер, алар бүгенге көндә дә иңгә-иң куеп гомер...

Хамбаловлар гаиләсен Балтач районында белмәгән кеше юктыр. Алар тирә-якка үрнәк булып, милли гореф-гадәтләребезне саклап, үзләренә тиң 6 бала - 3 ир һәм 3 кызлары туган. Тик кызганыч, бер уллары 48 яшендә вафат булган.
Габделфәрт ага Хамбалов - гади генә авыл аксакалы, әмма шул ук вакытта бик тә үзенчәлекле кеше - республикада онытылып баручы һөнәрләрнең берсен саклап калучы - комган ясау остасы. Кем өчендер онытылган һөнәр саналса да, Габделфәрт ага өчен комган ясау әле дә көндәлек хезмәт. Кырык ел буе кулы гына түгел, күңеле-йөрәге дә шушы эшкә көйләнгән, ахры.
- Беренче мәртәбә комганны энем белән 14 яшьлек чагымда ясап карадык. Ике иске комганнан берне ясадык - берсенең төбе, икенчесенең өске ягы таза иде. Өлкәннәр күргәч, барып чыкмаган ла бу, диделәр. Икенчесендә булдырып, тырышып ясадык, шуннан бу шөгылебезгә әйләнеп китте. Комганнарны җиз, бакыр, калайның төрле төрләреннән ясыйм. Мин ясаган комганнарны җыйсаң, тулы бер КамАЗ арбасы була торгандыр. Кызганыч, санын белмим, кем санаган инде аны... Әлегә ике ай элек кышкы чорда ял итеп алырга туктадым. Ходай насыйп итсә, тагын ясармын әле, - ди юбиляр ихлас күңелдән яшәү чыганагына әверелгән яраткан һөнәре хакында.
Габделфәрт ага әле болар белән генә чикләнеп калмаган. Балтач үзәк мәчетенә, Куныр авылы мәчетенә үз куллары белән манара ясап бирүче дә әле ул. Тугызынчы дистәсен вакласа да, авыру-сызлаулар төн йокыларын урласа да, гадәт буенча ул көн дә үзенең мастерскоена юнәлә. Тормыш иптәше Гайшә апа исә гаилә учагын саклап, Балтач бистәсендә абыстай буларак билгеле. Шунысы күңелле: бу нәсел үзенең 11 буынын белә. Алар онык-оныкчыкларга бик бай - 9 оныклары, 14 оныкчыклары бар. Яшь гаиләләребез шушындый матур парлардан үрнәк алып яшәсен иде.
Хамбаловлар гаиләсе 65 ел парлы гомер итү уңаеннан районның Алтын туйлар китабына имзаларын куйдылар. Гаилә башлыгы - Габделфәрт ага 90 яшьлек юбилее уңаеннан, РФ ПРезиденты В.В. Путинның Котлау хатын, район башлыгы Рамил Нотфуллинның истәлек бүләген кабул итеп алды. Шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе, соңгы эш урыныннан хуҗалык рәисе, район социаль яклау бүлегенең "Наз" үзәге мөдире, район ветераннар Советы рәисе, Балтач шәһәр җирлеге идарәсе хезмәткәре дә тәбрикләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250