Мәдәният
Балтачлылар музейда да булды, кино да карады
5 декабрь көнне, "Кино елы"н йомгаклау максатында, Балтачта район кино оешмасы һәм "Татаркино" Татарстанның кинематографлар союзы белән берлектә күләмле чаралар узды.
Көндезге сәгатьләрдә Балтач урта мәктәбе һәм гимназиясенең башлангыч сыйныф укучылары игътибарына Халыкара мөселман кинолары фестиваленең балаларга багышланган фильмы күрсәтелде. Ә кичен мөхтәрәм кунаклар катнашында "Сабантуй" ял паркында авто-кинотеатрны ачу тантанасы булды. Аннан соң мәдәният үзәгендә өлкән буын вәкилләре, авыл җирлекләре, мәгариф учреждениесе хезмәткәрләре игътибарына күренекле кинорежиссер Олег Суровның "Заман сулышы" исемле авторлык фильм-проектын тәкъдир итү оештырылды. Татарстанда кино сәнгате үсешен, кино төшерүчеләрнең буыннан буынга күчеп килгән традицияләрен, яңа һәм иске технологияләрнең бергә үрелә баруын Казан Киностудиясе, «Татаркино», шулай ук хосусый күчмә музей өчен коллекция туплаучылар Олег Суров һәм Виктор Клячкин тәкъдим иткән кино сәнгатенә кагылышлы экспонатлар - кинопроекторлар, тавыш яздыру җайланмалары, иске фото һәм видеокамералар, яктырту җиһазлары балтачлыларда зур кызыксыну уятты.Соңрак тамашачылар Татартсан тарихы турында документаль фильм карады. Республикабыз турында 2000 елларга кадәр булган тарихи фактлар мизгел эчендә күз алдыннан үтте. Кызганыч, әлеге чарада мәктәп укучылары гына аз иде, юкса, алар өчен менә дигән дәреслек. Тамашылар шулай ук Халыкара мөселман кинолары фестивалендә зур бәя алган Руслан Вәлиевның Әфган сугышында шәфкать туташы булып эшләгән Җиһангирова хакында "З/к" исемле кыска метражлы фильмын да күрә алды. Яшь булуына да карамастан, тирән мәгънәле фильм төшерүче Русланга балтачлылар киләчәктә дә иҗади уңышлар теләде. Киночылар арасында матур бер гадәт яши - кино әзер булышка тәлинкәгә теләк языла һәм аны бәхеткә юрап ваталар. Әмма әлеге чарада тәлинкә ватылмады. Теләкләр язылган тәлинкә Русланга истәлеккә бүләк ителде һәм истәлеккә фотога төшелде.
- Әлеге киң масштаблы чараларның иң беренчесе безнең районда уза һәм бу зур горурлык. Балтачлылар кино сәнгате турында күпме мәгълүмат белүдән тыш, күчмә музей эскпонатлары белән танышты, "Татаркино" берлеге, Татарстанның кинематографлар союзы вәкилләре белән күзгә-күз очрашты. Мөхтәрәм кунакларның район халкы өчен зур вакыйга булган - "Сабантуй" ял паркында авто-кинотеатрны ачу тантанасында катнашып, куанычларбызны уртаклаштуы да безнең өчен зур дәрәҗә, - диде үз чыгышында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов.
Кино сәнгате күп җирлекләрдә тукталган чагында да, районыбызда әлеге юнәлешне саклап калган район кино оешмасы директоры Радик Михайловның «Татаркино» оешмасы җитәкчесе Владимир Батраков тарафыннан Мактау таныклыгы белән бүләкләнүе әлеге чараның иң күркәм мизгеле булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев