24 декабрь 2016 яңалыклары
-
Үзәк Чыршы бәйрәм рухы бүләк итте (+фоторепортаж)
Вакыт бер минутка да туктамый алга ашкына. Аны күпме генә теләсәк тә туктата алмыйбыз. Һәрбер көн үзенең истәлекле бер мизгеле белән истә кала. Тагын бер ел сизелмичә узып бара, без яңа 2017 елга аяк басабыз.
-
Балтачлар ярминкәсендә Президент булды (видео)
Бүген Татарстанда көзге ярминкәләрнең соңгысы үтте. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан» агропромпарк ярминкә мәйданында булды. Аның белән ярминкәне вице-премьер -Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар карады.
-
«Хезмәт»кә языл син дә
Балтач муниципаль районы башлыгы урынбасары Наил Нургаяз улы САБИРҖАНОВ та район газетасына язылудан читтә калмады, «Әти-әниеңне яздыр. «Якыныңны яздыр» акциясенә бик тә теләп кушылып, әнисен "Хезмәт"кә яздыртты. Хөрмәтле райондашлар, "Хезмәт"кә язылуга санаулы көннәр калуга карамастан, сез дә әлеге акциягә кушылып, якыннарыгызны, дус-туганнарыгызны яздыртып, аларга көтелмәгән бүләк-сюрприз ясый аласыз! Авыл кешесенең...
-
«Чана-тау»да рәхәтлеккә алданып, игътибарлыгыңны югалтма
«Чана-тау»ның ачылышын күпләр бик көтеп, сөенеп каршы алды.
-
Юл кагыйдәләрен белү генә аз, үтәргә дә кирәк
Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсенең матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2016 елның 11 аенда Татарстан юлларында балалар катнашында 561 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 12 баланың гомере өзелгән, 590ы төрле тән җәрәхәтләре алган.
-
Арча урамнарында маллар куып йөргәннәр?.. (фото)
Бүген Арчада мөгезле эре терлек төягән машина юл кырыена авып, маллар Арча урамына таралган дигән хәбәр килеп иреште.
-
Булачак хоккейчылар Карадуган бозында әзерләнә (фото)
Карадуган гимназиясе янәшәсендәге бозның тынып торган вакытын күргәнем юк минем. Анда һәрчак яшь хоккейчыларның шайба суккан тавышы ишетелеп тора.
-
Пәнҗешәмбе - ЯҢА ЕЛ ЯРМИНКӘСЕ!!!
29 декабрь - пәнҗешәмбе көнне районыбызда ике җирлектә - Балтач бистәсендә һәм Чепья авылында бәйрәм алды ярминкәләре булачак.
-
"Сабантуй" ял паркында автокинотеатр хезмәт күрсәтүен дәвам итә
Ял көннәрендә берсеннән-берсе кызыклырак кино фильмнар тәкъдим ителә. 24 декабрь - шимбә көнне 20.00 сәгатьтә - "Одноклассницы", 25 декабрь - якшәмбедә 16.00 сәгатьтә "Волки и овцы" фильмнары күрсәтелә. Билет бәясе - 50 сум. Хөрмәтле райондашлар, Сезне "Сабантуй" ял паркында көтеп калабыз. Өстәмә мәгълүматлар өчен телефон: 89872754532 Балтач район кинооешмасы.
-
“Халыклар дуслыгы” музее бәйрәмнәрдә дә сезне көтеп кала
Сезне барыгызны да якынлашып килүче Яңа - 2017 ел белән котлыйбыз! Сезгә тазалык-сәламәтлек, озын гомер, бәхет, эшегездә уңышлар теләп калабыз! Яңа ел бәйрәмнәрендә Чепья авылында урнашкан музеебыз 2, 3, 4, 5, 6 гыйнвар көннәрендә иртәнге сәгать 8.00дән кичке 16.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Рәхим итегез!
-
Янгында бер баланың гомере өзелгән
Сарман районында янгында 5 яшьлек бала һәлак булган. Әлеге факт буенча тикшерү башланган.
-
Түнтәрлеләр «Ярдәм»гә барып таң калып кайттылар
Бу атнада Түнтәр авылыннан Рәфкать абый Зарипов мәчеткә йөрүче бер төркем апаларны «Ярдәм» мәчетенә алып барган иде.
-
Татфондбанк клиентларына акчаны кире кайтару 26 декабрьдә биш банкта башланачак
Татфондбанк клиентлары паспорт һәм гариза белән әлеге банкларга мөрәҗәгать итә ала.