Үзәк Чыршы бәйрәм рухы бүләк итте (+фоторепортаж)
Вакыт бер минутка да туктамый алга ашкына. Аны күпме генә теләсәк тә туктата алмыйбыз. Һәрбер көн үзенең истәлекле бер мизгеле белән истә кала. Тагын бер ел сизелмичә узып бара, без яңа 2017 елга аяк басабыз.
Чараны балтачлыларны һәм кайткан кунакларны Яңа ел белән котлап район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Илһам Гайнетдинов ачып җибәрде. Әлбәттә, бәйрәм күрке мәхәббәт Чыршы иде. Ул утларын кабызгач, чарага җыелган халык алкышлап, дәррәү кул чапты. Аеруча балалар куанды әлеге күңелле мизгелләргә. Кичке караңгылыкта районның төп чыршысы бигрәк тә матур күренде. Янәшәсендә кардан ясалган күп санлы сыннар урнашкан, чыршы янында ук мәһабәт Кыш бабай белән Кар кызы "сәламли". Алар белән беррәттән диярлек калайдан эшләнгән җәнлекләр дә күзгә рәхәтлек бирде.
Бәйрәм кәефе бөтен җирдә дә тоела иде. Һәркемнең төп игътибары сәхнәдә булды. Биредә беркемне дә битараф калдырмаган үзешчән артистлар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр, олысы да, кечесе дә шаян җырлар астында биеде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев