«Чана-тау»ның ачылышын күпләр бик көтеп, сөенеп каршы алды.
Балалары белән рәхәтләнеп чана шуарга йөрүче райондашларыбыз да күп анда. Андагы рәхәтлекне әйтеп бетергесез, мондый тау ясап куйган кешеләргә ихлас рәхмәтләребезне җиткерәбез, диләр алар. Тик әлеге тауда төрле тән җәрәхәтләре алучылар да бар, танышларым арасында да андый күңелсезлеккә таручылар булды. Шуңа да бер рәхәтнең мең михнәтен күргәнче, әлеге таудан шуганда саклык турында да онытмасагыз иде, хөрмәтле райондашлар. Яңа ел бәйрәмнәренә исән-имин килеш керик, Аллаһы Тәгалә саулыктан аермасын.


Нет комментариев