Булачак хоккейчылар Карадуган бозында әзерләнә (фото)
Карадуган гимназиясе янәшәсендәге бозның тынып торган вакытын күргәнем юк минем. Анда һәрчак яшь хоккейчыларның шайба суккан тавышы ишетелеп тора.
Рөстәм үзе дә хоккейны бик якын күрә. «Игенче» җыелма командасында чыгыш ясап, укучылары алдында ничек уйнарга кирәклекнең үрнәген күрсәтә.
Рөстәм хоккей серләренә төшендергән егетләр зур уңышларга ирешеп, хәтта башка республикаларда да чыгыш ясап кайталар. Бигерәк тә 2003-2004 елгы егетләрнең быел Башкириядә өченче урын алып кайтулары олуг сөенеч тренер өчен. Шулай ук өч ел рәттән Татарстан буенча ачык катокларда җиңүчеләр булып танылу да зур дәрәҗә булып тора.
Рөстәм белән булачак хоккейчыларга аралашу бик җиңел һәм рәхәт, чөнки ул алардан үзен өстен күрми, аннан тыш юмор хисе дә көчле тренерыбызда. Шулар ярдәмендә ул җиңелүгә дучар булган уеннарда да егетләргә дәрт бирердәй сүзләр таба. Шуңа да аның белән бер ел эшләп караган балалар икенче елны да бозга килергә атлыгып тора.
Хоккейга балаларын йөртергә теләгән әти-әниләр ничә яшьтән бирергә мөмкинме икән дип аптырсалар, җавап әзер, 4-5 яшьтән киңәш итә Рөстәм. Аннан соң шул ягы да уңайлы, кыш бетте дә, боз эреде, эш бетте дип утырырлык түгел биредә. Каток эрегәч футбол, волейбол, гандбол уеннары уйныйлар, хоккейны онытып бетермәс өчен күрше районнарның боз сараенда дуслык уеннарына йөриләр, җәйге спорт лагерьларында шөгыльләнәләр.
Дөрес, һәрбер спорт төрендә дә медаль ике яклы булган кебек, уңайлыклары белән бергә проблемалары да чыкмый калмый. Алар турында сорагач, тренерыбызның җавабы бик оригиналь булды: «Проблема һава торышында инде. Ләкин карлар яуган һәм бураннар чыккан вакытта Булат Бакиевич («Игенче» хуҗалыгы җитәкчесе - З.Ф.) каток себерергә трактор биреп тора».
Шайба сугып кына хоккейчы булып булмый, аның өчен тренировкалар көчле, ә теләк аннан да көчлерәк булу кирәк. Кем белә бит, әллә нәкъ менә шушы бозда бүген яратып кына хоккей уйнарга алынган малайлар, киләчәктә районыбыз данын еракларга танытырлар.
.jpg)







Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев