Җәлил хәзрәт Фазлыев: «Ипотека бик үк гади мәсьәлә түгел, аның да төрлесе бар бит»
Сәдака өчен ун тапкыр савап булса, бурычка биреп тору унсигез мәртәбә саваплы
Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан Диния нәзарәтенең баш казые:
- Ипотека бик үк гади мәсьәлә түгел. Ипотеканың төрлесе бар бит. Менә социаль ипотека турында гына сүз йөртик. Госман хәзрәт Исхакый мөфти булып торган вакытта без, казыйларның бөтенесе кул куеп, социаль ипотека алу мөмкинлеге турында нигезләмә кабул иттек, чөнки анда алган саен кимрәк кайтарасы, әйтик, бала туган саен ике йөз мең сумга бурычың киметелә. Без, анда өч шарт белән, ягъни торырга урыны булмаса, бүтән җирдән акча таба алмаса һәм күңеле белән шушы гамәленнән канәгать булмаган очракта, мөмкин дип, мөселманнарга ипотека алырга рөхсәт бирдек.
Инде процентларга яшәүгә, рибачылыкка килгәндә, аның гөнаһ эш икәне күптән билгеле. Ә кредит алу-алмау мәсьәләсендә фикер алышу, гомумән, урынсыз нәрсә. Аллаһы Тәгалә рибаны тыйган, бу хөкемне беркем дә үзгәртә алмый. Коръәндә аракыны тыйган аять бар, шуның шикелле була бит инде – анысы да хәрам, бусы да. Эшли икән, гөнаһы үзенә була. Кредит аркасында гаиләләр таркалып, күпме тавыш чыгып, кеше кая барып керергә белмичә интегә. Бармак бөкмичә генә, акчадан акча ясарга ярамый. Эшләмичә генә процентларга яшәргә теләгән байтак кешенең бөлгенлеккә төшкән банкларда акчасы янды да инде. Ачтан үлмәс өчен түгел, нәфес артыннан куганга, шактый кеше шулай читен хәлдә калды. Сәдака өчен ун тапкыр савап булса, бурычка биреп тору унсигез мәртәбә саваплы. Ләкин арттырып, өстәп түләү булырга тиеш түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев