“Аллаһыга ышанам, йолаларын гына үтәмим”
Дин һәм тормыш

“Аллаһыга ышанам, йолаларын гына үтәмим”

“Бу сорауга җавап биргәнче иң элек “Ислам нәрсә ул?” – дигән сорауга җавап бирергә кирәк.

Минем бер танышым гел шулай ди: “Аллаһыга ышанам, әмма йолаларын үтәмим”. Динебез буенча бу рөхсәт ителәме?

Әдилә.

Рамил хәзрәт БИКБАЕВ аңлатмасы:
“Бу сорауга җавап биргәнче иң элек “Ислам нәрсә ул?” – дигән сорауга җавап бирергә кирәк. Ислам – Аллаһы Тәгаләдән килгән хак дин буенча гамәл кылу ул. Ислам дине буенча бәндәләрнең гамәлләре сигез төрледер: фарыз, ваҗиб, сөннәт, мөстәхәб, мөбах, хәрам, мәкруһ, мөстәкрәһ. Без үзебезне мөселманнар дип йөртүчеләр фарыз, ваҗиб, сөннәт, мөстәхәб гамәлләрне үтәп, хәрам, мәкруһ гамәлләрдән сакланырга тиеш. Аллаһыга ышануыбыз сүздә генә түгел, гамәлләребездә дә ачык чагылырга тиеш”

 

Фото: pixabay.com/ru


ислам

Нет комментариев