Ашка кемне чакырырга?
Дин һәм тормыш

Ашка кемне чакырырга?

Ашка кемне чакыру дигәндә, аерым кагыйдә юк.

Ир-ат үлсә, ашка кемнәр чакырыла? Хатын-кыз ашына бары хатыннарны гына чакырырга кирәкме? Бу ашларда Коръәнне кем укырга тиеш?

Сорауга «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт ХӘЙРУЛЛИН җавап бирә.

— Балачакта, әле әбиләр исән вакытта колакка кереп, күңелгә сеңеп калган бер гыйбарә бар: «Мең хатын-кыз укыганчы, бер ир-ат укыса, хәерлерәк». Тик бөтен Коръән ашына ир-атлар гына килеп укырга тиеш дигән сүз түгел бу. Иң мөһиме укымышлы, шаһәдәтнамәсе булган кеше укыса хәерле.

Ашка кемне чакыру дигәндә, аерым кагыйдә юк. Кемдер өчесенә — ирләрне, җидесенә — хатын-кызларны, кырыгына икесен дә чакыра. Бер табынга ирләр дә, хатыннар да утырырга тиеш түгел. Мөмкинлек булса, аерым утыртырга кирәк.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Коръән уку

Нет комментариев