Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Дин һәм тормыш

Бала да, әти-әни дә канәгать калсын дип тырышалар

Җылы тәэсирләрен сөйләп туя алмыйлар

Норма авылы җирлегендә урнашкан Норма һәм дә Кариле авылы мәчетләрендә шулай ук җәйге ял чаралары узды. Нормада узган атнаны малайлар (38 малай иделәр), бу атнада Кариле мәчетендә кызлар ял итте. Норма мәчетендә узганында соңгы көнендә безгә дә катнашырга туры килде. Әйтергә кирәк, мәчетләребез балалар ялын оештыруга бик җаваплы карыйлар, һәр баланың күңелен күрергә тыршалар, Балалар бик канәгать, тәэсирләрен сөйләп туя алмыйлар., диләр. Балалар да хәзер мәчеттә узган ял чараларына барабыз дип кенә торалар, биредә яхшы дуслар табалар, догалар өйрәнәләр, әхлак дәресләрен яратып тыңлыйлар, тәмле ашыйлар. Менә быел Норма һәм Кариле мәчетләре җәйге ял чараларына 7-12 яшьлек балаларны җыйдылар, иртәнге 8 сәгатьтән башлап төшке ялга кадәр балаларны рәхәтләндереп ял иттерделәр.

Программада Коръән уку һәм дини дәресләр, уеннар, спорт чаралары, иҗади түгәрәкләр булды, дуслык һәм күңелле мохит тудырылды.
Норма мәчетендә узган ял чарасының соңгы көнендә ишегалды тулы аттракцион иде ул көнне. Балалар батутта сикерә, карусельдә әйләнә, мамык ясаучы да килгән, малайлар кызыксынып үзләре мамык ясый, тәмле дия-дия сыйлана. Рәхәтләнеп күңел ачкачтын, тәрбияче абыйлары балаларны әдәп дәресенә җыйды, ул көнне балалар белгәннәре-өйрәнгәннәре белән уртаклашты, бүләкләр алдылар. Әдәп дәресеннән соң, Норма урта мәктәбенең спорт мәйданчыгына футбол уйнарга киттеләр, мәктәп директоры Ләйсән Гатауллина биредә шөгыльләнергә рөхсәт иткән, безнең балалар бит анде алар, дигән. Футбол уйнап кайткач, пешекче апалар балаларны табынга дәште, аларны тәмле ризыклар көтә иде. Бибинур Гыйбадуллина, Гөлҗәүһәр Гатауллина, Гөлшат Шакирова бер атна дәвамында балаларны сыйфатлы ризыклар белән тукландырды.

- Пилмән дә, мантый да пешердек, токмач яртаканнарын белеп алдык та, аны да ешрак пешердек, - ди пешекче апалар.- Нәрсә яраталар, шуны ашаттык. Туңдырма белән дә сыйладык. Әти-әниләр тәм-томны, яшелчәне китереп тордылар, "Рамил" кибете якында гына, нәрсә кирәк, үзләре кертеп үк бирделәр (шушы ук уңган пешекчеләр Кариле мәчетендә кыз балалар өчен дә аш-су әзерләде). 
Күршедә генә яшәүче Исмәгыйль Шакиров эчәр сулар белән тәэмин иткән. Савап кыласы килгән һәркем ничек дә җәйге ял чарасына үзеннән өлеш кертергә тырышкан.

Тәрбиячеләр Лилия Бадихова, Рәйханә Хөсәенова шулай ук балалар тәрбиясенә нык игътибар биргәннәр.
Мәчетнең имамы Алмаз Хөсәенов җитәкчелегендә дүрт ир-егет  шулай ук тәрбияче ролендә балаларның ихтирамын казандылар. Алмаз хәзрәт имам вазыйфасын озак еллар башкара, ул Норма авылы егете, төрле мәчет-мәдрәсәләрдә эшләп тәҗрибә туплаган шәхес. Авылның аксакалы да Рәфкать абый да  намазларга килгәч балаларның хәлләрен сораша, киңәшләрен бирә. Мәчетнең кирәк-ярагын, чисталыгын-төзеклеген кайгыртып йөрүче Исмәгыйль абый, хисап эшләрен башкаручы Мәдинә апа Хәлимова шушындый чаралар үткәргәндә хәзрәтләрнең уң улы. Мәдрәсәдә белем алучы, гамәли тәҗрибәләр узучы мөслимә кызларны да биредә күреп булды, алар монда булышалар, төрле эшләрдә ярдәм итәләр.
Шушындый яллар оештырган мәчетләргә, абый-апаларга Аллаһының чиксез рәхмәтләре булсын! Балалар бик канәгать, тәэсирләрен сөйләп туя алмыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балаларның җәйге ялы