Балтачта дүртенче мәчеткә ай куела
Дин һәм тормыш

Балтачта дүртенче мәчеткә ай куела

Иртәгә 14.00 сәгатьтә бистәнең дүртенче - "Балтач нуры" мәчетенә ай кую тантанасы булачак.

Биредә катнашучылар өчен вәгазь сөйләнәчәк, һәрбер килгән кеше пылау һәм чәйдән авыз итә алачак. Кичке сәгать биштә балалар өчен уеннар да оештырылачак. Бәйрәмгә килүчеләр барсы да Ислам кануннары буенча киенгән булырга тиешләр.

Әлеге бәйрәмнән читтә калмагыз, күңелләрегезгә рәхәтлек алып китегез.


250

Нет комментариев