Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Балтачта үзәк мәчетнең 30 еллык юбилеен билгеләп уздылар (бик күп фото)

Олуг хезмәтләре өчен райондашларыбызга ТР мөселманнарының диния нәзарәте медальләре һәм Татарстан мөфтиенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Бүген Балтач Үзәк мәчетендә имамнарның еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды. Үзәк мәчетнең 30 еллык юбилее билгеләп узылды.

Күркәм чарада Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары, Кол Шәриф мәчете имам- хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, республикадан килгән дин әһелләре, район җитәкчелеге, авыллардагы имамнар, абыстайлар, мөгаллим-мөгаллимәләр катнашты.

Чарада катнашкан мөхтәрәм кунаклар үзләренең җылы котлау-теләкләрен әйтеп, мәчетнең һәм мәдрәсәнең рухи якны кайгыртуын, ислам кыйммәтләрен халкыбызга җиткерүен ассызыкладылар.

Олуг хезмәтләре өчен райондашларыбызга ТР мөселманнарының диния нәзарәте медальләре һәм Татарстан мөфтиенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.


Безнең белешмә: Балтач җәмигъ мәчете 1994 елның 12 нче гыйнварында рәҗәп аеның Мигъраҗ кичәсендә ачыла. Шуңа күрә дә башта «Мигъраҗ мәчете» дип йөртелә. Балтачта 2007 елда икенче мәчет ачылгач, аның исеме Үзәк мәчет дип үзгәртелә. Беренче имамы итеп Шәрифҗан хәзрәт (хәзер вафат), мөтәвәллият рәисе итеп Бикбаев Басыйр хәзрәт сайлана. 2007 елдан имам вазыйфасын Рамил хәзрәт Бикбаев башкара.


Мәчет Балтач мөхтәсибәтенең үзәге булып тора, биредә вәгазь кичәләре, районкүләм Коръән уку бәйгеләре, җәйге ял һәм бәйрәм чаралары үткәрелә. Мәчеттә сөйләшә башлаган балалардан алып, картларга кадәр белем бирү мөмкинлеге тудырылган. «Әссәлам» тәрбия үзәге эшләп килә. Биредә ай саен яшь ханымнар вә туташлар җыены, имамнар җыелышы үткәрелә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев