Балтачта узган «Ислам моңы» мөнәҗәтләр бәйгесендә кемнәр җиңде?
“Бәет башкаручылар” номинациясендә Пыжмара гомуми белем бирү мәктәбенең “Ихлас” төркеме беренче урын яулады
Район мәдәният үзәге сәхнәсендә Балтач балалар сәнгать мәктәбе Балтач районы мөхтәсибәте белән берлектә "Ислам моңы" мөнәҗәтләр бәйгесенең гала-концерты узды.
Бәйгедә районыбыз төрле мәктәп-балалар бакчаларыннан килгән балалар, яшүсмерләр, авыл җирлекләре һәм бистәбезнең өлкән яшьтәге мөнәҗәт әйтүчеләр катнашты.
“Бишек җырларын башкаручылар” номинациясендә Дәүләтова Диләрә ( Кариле балалар бакчасы), Зарипова Сәфинә (Балтач урта мәктәбе), Ибраһимова Әминә (Балтач урта мәктәбе), Садыкова Сәминә (Чепья балалар бакчасы), Сираҗиева Ильвина (Балтач урта мәктәбе), Шәймөхәммәтова Айгизә (Алан башлангыч мәктәп-балалар бакчасы), Әдеһәмова Дилбәр, Әхмәтханова Камилә, Галиева Әминә, Зарипова Сәйдә, Низамиева Ясминә, Салихҗанова Дәлия җиңү яуладылар.
“Бәет башкаручылар” номинациясендә Пыжмара гомуми белем бирү мәктәбенең “Ихлас” төркеме беренче урын яулады.
“Пәйгамбәргә Салават башкаручылар” номинациясендә Сабиров Язил, Хәсәнова Айсылу, Кудяшева Эвелина, Вафин Нурзат җиңүче дип табылды.
“Мөнәҗәт башкаручылар” номинациясендә Фәйзрахманова Зәйнәб (Балтач урта мәктәбе), Габделхакова Мәликә (Шубан төп гомуми белем мәктәбе), Закирова Йолдыз (Балтач урта мәктәбе), Садыйкова Мәдинә (Норма урта мәктәбе), Гыймадиева Чулпан (Нөнәгәр гомуми белем бирү мәктәбе), Вәлиуллина Зәринә (Нөнәгәр гомуми белем бирү мәктәбе), Шәрипова Айзилә (Шубан төп гомуми белем мәктәбе), Гыйбадуллина Исламия (Шубан төп гомуми белем мәктәбе), Гайфетдинова Айгөл (Пыжмара төп белем бирү мәктәбе), Ганиева Азалия (Сосна урта белем бирү мәктәбе), Нигматуллина Зәйнәб (Бөрбаш урта бирү мәктәбе), Фәйзрахманова Лилия (Кенә төп гомуми белем бирү мәктәбе), Зиятдинова Мәрьям (Кенә төп гомуми белем бирү мәктәбе), Галиәхмәтова Хәят (Норма урта мәктәбе), Рәхмәтуллина Камилә (Норма урта мәктәбе), Игнатиев Илмир, Сираҗиева Ильвина (Балтач урта мәктәбе) беренче урын яулады.
Мөнәҗәтләр бәйгесенең төп иганәчесе куныр егете, бүгенге көндә Казан каласында яшәүче райондашыбыз Илнур Габделфәрт улы Әүхәтшин. Аңа Аллаһының рәхмәте булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев