Алдагы елларда корбан сарыкларын, тәкәләрен үзәк мәчет янында чалсалар, 2015 елдан аларны чалу “Закиров Р.З.” крестьян-фермер хуҗалыгына күчерелде.
Әлеге күркәм гадәт быел да дәвам итә. “Закиров Р.З.” крестьян-фермер хуҗалыгы райондашларыбызга корбанга сарыклар тәкъдим итә һәм корбан чалу хезмәтен күрсәтә.
Заявкалар “Водстрой” ширкәтендә (Балтач бистәсе, И Саляхов урамы, 6) кабул ителә. Белешмәләр өчен телефон: 2-53-58.
Нет комментариев