2нче ноябрь көнне үзәк мәчетебездә районыбыз имам-абыстайларының чираттагы җыелышы булып узды.

Мөхтәсибебез Җәлил хәзрәт Фазлыев үткән эшләргә нәтиҗә ясап, алда торган бурыч-максатлар белән таныштырды.

Гошер сәдакасын иң күп җыеп тапшырган имамнарга рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырылды, авыл халкына рәхмәт хисләре җиткерелде. Рамил хәзрәт Бикбаев үз чыгышында мәчетләрдә уку-укыту мәсьәләләренә тукталды, Илшат хәзрәт Сафин хаҗ гыйбадәте хакында сөйләде, анда бару юллары белән таныштырды.


Автор фотолары.
Безне Telegramда укыгыз
Нет комментариев