Хезмәт

Балтач районы

16+
Дин һәм тормыш

Бүген Бөрбашта мөһим чара уза (+ бик күп фото)

Бөрбаш мәчете төзекләндерүдән соң янә ишекләрен ачты

Бүген зур үзгәртеп корудан соң Бөрбаш мәчете янәдән үз ишекләрен ачты. Әлеге тантаналы чарага Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, «Сетевая компания» генераль директоры Илшат Фәрдиев, Исламны кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан Югары Мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, күрше район мөхтәсибләре, район имамнары килде. 
4 ел эчендә Бөрбаш авыл җирлеге авылларында 60 миллион сумлык электр линияләре алыштырылган. Мәчеттә башкарылган ремонтны Илшат Фәрдиев булышлыгы белән Нияз Рафил улы оешмасы эшләгән. 
Бөрбаш авылыннан чыккан Нияз Рафил улы мәчетне тулысынча төзекләндерүгә ярдәм иткән. Төзекләндерү эшләре 36 миллион сумнан артыкка төшкән. Соңгы 10 елда Нияз Рафил үз хисабыннан җирлек өчен 70-75 миллион сумлык ярдәм күрсәткән.
Бәйрәм чарасына килүчеләрне кайнар чәй, тәмле коймак һәм пылау белән  сыйладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев