Чапкыч, чапкыч эчендә 5000 сум акча калдырып киткәннәр
Комзаводлылар да авыл зиратын чиста тоталар
Районыбыз җирлекләрендәге зиратларыбызда көзге өмәләр бара. Зиратлар — адәм баласының мәңгелек йорты, шуңа күрә аны чита-пөхтә тоту изге бурыч санала.
Комзаводлылар да авыл зиратын чиста тоталар, печәнен даими чабып, чүп-чардан арындырып торалар.
— Көзге өмәдә дә бик нык эшләп алдык, — ди авылның имамы Рифат Минмуллин. — Җәйге өмә вакытында печәнен хәйран эчкә кадәр кереп чапкан идек, шуңа бу юлы чабарга җайлы булды. Унлап кеше чапкыч алып килгәндер, шуңа эш тиз дә, уңай да барды. Шуны да әйтим әле, беркөнне мәчеткә кереп барыш, күрәм, кемдер бензин салып эшли торган чапкыч калдырып киткән, эчендә 5000 сум акчасы да бар, өмә өчен кирәк-яраклар алырсыз дигән язу да калдырган, шул 5000гә тагын акча өстәдем дә, Марат әфәнде үзенең кибетеннән тагын бер чапкыч алып кайтып бирде. Шулай итеп, өч чапкычлы булдык, берәү бар иде инде.
Изге күңелле кешегә Аллаһның чиксез рәхмәтләре булсын, кем икәнлеген сизенсәм дә, үзе билгесез булып калырга теләгән икән, шулай калсын, алай савабы зуррак була аның. Ә инде балта тотып килгәннәр бер карт агачны егып, шуның белән маташты. Аллага шөкер, әрвахларыбыз яткан зират янәдән чиста булып калды, ак кышларны чиста-пөхтә булып каршылаячак.Авылдашларга шушындый күмәк эшләрдә актив катнашканнары өчен Аллаһының чиксез рәхмәтләре барып ирешсен иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев