Тоткан уразаларыбызны, укылган тәрвих намазларыбызны, укыган догаларыбызны Аллаһ кабул итсен
«Изге Рамазан аеның соңгы көннәре. Авылыбыз мәчетендә тагын бер ифтар ашы уздырдык. Бик матур, догалар, вәгазьләр, эчкерсез теләкләр белән үрелеп барды. Тоткан уразаларыбызны, укылган тәрвих намазларыбызны, укыган догаларыбызны Аллаһ кабул итсен», дип хәбәр итә Чутай авылыннан үз хәбәрчебез Гөлзифа Нәҗипова
Чутайлылар ифтар ашын уздыруда иганәчелек ярдәме күрсәткән «Кызыл юл» җәмгыятенә, җитәкчесе Хәйруллин Фердинад Нургаян улына, кибет челтәре җитәкчесе Камалов Рифкать Нурзада улына, өлеше кергән авылдашларына рәхмәт белдерә.
Нет комментариев