Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Гел догалы йөрисезме?

«Дога – гыйбадәтнең җелеге»

Һәркем эшләренең уң булуын телидер, мөгаен. Әмма, һәр эшне башлаганда, юлга чыкканда доганы телдән калдырмаска кирәк, – ди дин галимнәре. 

«Дога – гыйбадәтнең җелеге» дигән хәдис тә бар бит. 

Юлга чыкканда, машинага утырганда укыла торган доганы укырга онытмагыз, дуслар.

«Сүбхәәнәлләзии сәххара ләнәә һәәзәә вә мәә күннәә ләһүү мүкъриниинә вә иннәә иләә раббинәә ләмүңкалибүүн. Бисмилләәһи мәҗрээһәә вә мүрсәәһәә иннә раббии ләгафүүрур-рахиим».

Мәгънәсе: «Аллаһым! Синең исемеңне телгә алып юлга чыгам. Миңа биргән сәламәтлек һәм эш өчен Сиңа шөкер итәм. Сәфәрдә мине, машинамны, юлчыларны бәла-казалардан һәм барлык куркынычлардан сакла, ярдәмеңнән ташлама.

Без күпме генә гөнаһлы булсак та, Син безне гафу ит. Барачак җиребезгә сау-сәламәт җитүебезне насыйп ит. Балаларыбызны ата-анасыз калдырма. Әйләнеп кайтканда гаиләләребезне кайгы-хәсрәтсез күрергә насыйп ит. Синең һәр нәрсәгә көчең җитәдер, Аллаһым!»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дога