Икешәр капчык бодай! Нәрсә өчен?!
Дин һәм тормыш

Икешәр капчык бодай! Нәрсә өчен?!

“Аллага шөкер, Рамазан айларын хәерле генә уздырдык, – ди Борнактан Гөлйөзем апа Сабирова. – Борнак авылында да ураза тотучылар, тәравихка йөрүчеләр күп булды.

Хуҗалык рәисе мәчеттә ифтар ашы уздыруны оештырды, тәравихка йөрүче өлкәннәргә икешәр капчык, йөрмәгән әби-бабаларга да, Ходай ризалыгы өчен, берәр капчык бодай өләште. Олыларның бик тә күңелләре булды. Хуҗалык рәисенә сәламәтлек, озын гомер, эшендә уңышлар теләделәр.”


рамазан

Нет комментариев