Хезмәт

Балтач районы

16+
Дин һәм тормыш

Иң яхшы дус нинди була?

Ислам дине күзлегеннән караганда, иң яхшы дус нинди булырга тиеш?

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән: «Яхшы дус хушбуй сатучыга охшаган. Ул сиңа хушбуйны бүләк итәчәк яки сатачак, яисә ислемайның хуш исе сиңа сеңәчәк. Яман дус исә тимерчегә охшаган. Ул синең киемеңне яндырачак яки аның начар исе сиңа сеңәчәк» (Мөслим хәдисләр җыентыгыннан).

Халкыбыз да: «Кош канаты белән, кеше дуслык белән көчле», — дип әйтә.

Дусларыбызның кадерен белеп, булган хата-кимчелекләренә «күз йомарга» өйрәник, кардәшләрем.

Бер-беребезгә терәк, киңәшче, үгет-нәсыйхәтче булып, күркәмлеккә, изге гамәлләр кылуга чакырып яшик.

Автор: Фануз Хабибуллин

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев