Хезмәт

Балтач районы

16+
Дин һәм тормыш

Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел...

«Каберләрне зиярәт итегез! Чөнки каберләрне зиярәт итү ахирәтне исегезгә төшерер» (Сахих Муслим

Каберләрне зиярәт итүнең асыл сәбәбе ахирәтне искә төшерү икәнлеге ошбу хәдистә ачык мәгълүм. Хәзрәти Госман кабер янына барып туктау белән елый иде. Бервакыт: «Оҗмах белән тәмугны искә төшергән вакытта еламаганыгыз хәлдә, кабер янында елыйсыз, моның сәбәбе нинди нәрсәдә?» — дип сораганнар иде. Хәзрәти Госман: «Рәсүлүллаһтан ахирәт сәфәренең иң әүвәлге тукталышы — кабердер, әгәр дә кабердә эш яхшы булса, аннан соңгысы яхшы булыр, әгәр дә кабердәге эшләр куркыныч булса, аннан соңгылары бигрәк тә яман булыр, дип ишеттем, шул сүз хәтеремә төшү сәбәпле елыйм», — дип җавап биргән иде.
Каберләрне зиярәт кылу хакында башка хәдисләр дә бар. Ошбу ният белән каберләрне зиярәт кылу — шәригатькә муафикъ вә саваплы эш. Зиярәт кылган вакытта мәет вә мәетләр өчен дога кылу да — тиешле эш. Рәсүлүллаһ вә сәхабәләре каберлекләрдә мәетләр өчен догалар кылалар иде. Әмма үлекләрдән ярдәм сорау вә аларга сыену, алардан хаҗәт сорау өчен каберләрне зиярәт кылу шәригатькә сыймый, бәлки, ислам шәригатендә тыелган бер эштер. Шуның өчен каберләрне зиярәт кылу нияте белән ерак җирләргә сәфәр кылырга, изгеләр вә әүлияләр каберләренә барып торырга хаҗәт юк. Рәсүлүллаһ хәзрәтләре бөтен гомерен өммәтен ширектән саклау вә гакыйдәләрен уйдырма вә хорафаттан саклау юлында сарыф итте вә бу турыда булдыра алган кеше иде.
Каберләр сакланырга вә хөрмәтле тотылырга тиешле. Ләкин аларны ярдәм сорау урыны итү вә, ул җирләргә барып, рөкугь вә сәҗдәләр кылу, кул кушырып олылау дөрес түгел. Моны һәрбер мөселман белергә, белгәннәр белмәгәннәргә өйрәтергә тиеш.
Һәрхәлдә, алда китерелгән хәдистән каберләрне зиярәт кылу шәригать кушкан эш икәнлеге аңлашыла. Рәсүлүллаһ үзе дә каберләрне зиярәт итә иде. Үз анасының каберенә зиярәт иткәндә бик тәэсирләнеп елады вә янында булганнарны да елаткан иде. Каберләргә зиярәт вакытында: «Иминлек булсын сезгә, ий мөэминнәр кавеменең йорты, без дә, Аллаһ теләсә, сезнең белән тоташачакбыз», — дип укыганлыгы риваять кылына. 


Ризаэддин Фахреддинов,
«Җәвамигуль-кәлим» шәрехе китабыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: зират