Кабергә чәчәк куярга ярыймы?
Кызганыч, чәчәкләр белән генә мәрхүмне куандырып булмый
Зиратка кергәч, кабердәге венок, чәчәкләрне күреп, күзләр камаша. Мөселманнарга кабергә ясалма чәчәк куярга ярыймы?
Татарстанның Диния нәзарәтеннән менә нәрсә дип җавап бирделәр.
— Ислам динендә исраф итү тыелган. Венок, чәчәк сатып алу мөселманнарга хас күренеш түгел һәм акчаны бушка сарыф итү була. Кызганыч, чәчәкләр белән генә мәрхүмне куандырып булмый. Алар өчен хәзер дога гына мөһим. Ясалма чәчәк, веноклар тора-бара төсен югалта, чүп-чар булып зиратта җыелып ятачак. Чәчәк, венок өчен киткән акчаны файдалырак эшләргә тотсак хәерлерәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев