Кайчан ният кылырга?
Сорауга Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә
– Уразаны тотар өчен нишләргә, дигәндә ният кылырга, дип әйтәләр. Рамазан ае башлангач, ниятне айга бер тапкыр кылу ярыймы, ягъни ай буе ураза тотарга ният кылам, дип.
Сорауга Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә.
– Уразаның беренче шарты ул – ният. Шуңа да кичтән сәхәргә торам, дип уйлап кую ул нияттән санала. Әлбәттә, рамазан ае алдыннан мөселман кеше ураза тотарга уйлый, үзен әзерли. Һәр көнне сәхәргә торганда, кеше теле белән ураза тотарга ният кылдым димәсә дә, аның ураза тотарга дип сәхәргә торуы – ул ният булып санала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев