Хезмәт

Балтач районы

16+
Дин һәм тормыш

Мәдрәсәле мәшһүр авыл асылына кайта

Биләмәдә музей, кунакханә дә булыр дип көтелә

Түнтәр авылында мөселман кызлары өчен мәдрәсә-пансионат төзелә, биләмәдә музей, кунакханә дә булыр дип көтелә
14 гыйнварь көнне Түнтәр авылында күркәм чара узды, кызлар мәдрәсәсе нигезенә изге дога кылынды.

Кышкы юлдан урамга килеп керүгә үк авыл бәйрәм төсен алган. Түнтәрлеләр әкренләп авыл уртасында торган мәчеткә агыла. Агач бүрәнәләрдән эшләнгән иман йорты һәр килгән кунакны сыендырып, биредә ягымлы апа-кызлар мич коймагы, чәй, тәм-том белән сыйлый.

Түрдә авылның аксакалы, тарихчысы Рәфхәт Зарипов бүгенге чараның асылы, тарихи бәйләнеше турында районыбыз журналистларына интервью бирә, мәчет мулласы Заһир хәзрәт оештыру эшләрен башкарып йөри. Ачык чырай, тәмле чәйдән соң кунаклар мәдрәсә ишегалдына юнәлә, ә биредә борынгы кызыл бина каршында Татарстан Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев тантанага килгән кунаклар белән таныштыра, аларга сүз бирә. Алда биниһая мәйданда нигез эшләнә, шул нигез ташларына изге дога ирештерелгәчтен, төзүчеләребез тагын да тырышып хезмәт куячак һәм бер ел эчендә, зур тырышлыклар куеп, әлеге бина мәдрәсә буларак сафка басар дип көтелә. 

— Тарихи, гаять тә күркәм вакыйганың шаһитлары булырга җыелдык. Балалар өчен дә әхлакый-тәрбияви вакыйга бу, — ди Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин. — Изге эшкә мадәт бирермен, дигән Аллаһы Тәгалә. Әлеге эшкә игелекле меценатлар алынды, аларның тырышлыгы белән нигез ташлары салына башлады. Бик кирәкле мәдрәсә бу, аны, һичшиксез, аякка бастырырга кирәк. Бөрбаш авылында менә егетләр пансионаты матур гына эшләп килә, Түнтәрдә дә башкарып чыгып булса, бик кирәкле гамәл булачак бу. Монда инде бар халык ярдәме дә керсә, эшләр тагын да алга китәчәк. Мәдрәсәне шушылай матур итеп ачарга да насыйп булсын! 

Меценатлар — нәсел тамырлары районыбызның Түнтәр һәм Борнак авыллары белән бәйле хөрмәтле шәхесебез — бик күп вәкаләтләр башкарган Шамил Габдрахман улы Зарифовны рес-публикада игелекле эшмәкәрләрнең берсе дип беләбез; Рәис Тәбрис улы Шәйхетдинов исә Түнтәр авылында туып-үскән егет, бүгенге көндә «Елмай» сөт-май комбинаты җитәкчесе, иганәчелек өлкәсендә шулай ук өлеше саллы. Алар әлеге пансионатның башлангыч чыгымнарын үз өстенә алып, ислам диненең үсешенә игелек кылып, якташлары алдында янәдән хөрмәт казандылар, бергә-бергә эшләрбез дигән сүзләре биредә катнашкан һәр йөрәккә сары май булып ятты. Авылның иманлы өлкәннәре белән бергә тәкбир әйтеп, пансионатның нигез ташы салынды. Мактаулы төзүче Фагыйль Шәфигуллин белән данлыклы көрәшче Сәйдәш Мәгъсүмов җитәкчелегендәге төзүчеләр бригадасы эшен изге догаларга күмелеп дәвам итте.

Пансионат төзелеше республикакүләм зур әһәмияткә ия, биредә киләчәктә районыбыздан гына түгел, ә республиканың төрле районнарыннан укырга теләк белдергән яшь кыз балалар өчен ислам дине нигезләре өйрәтеләчәк икән, моңа инде хәзердән үк кадрлар туплау, укучылар җыю мәсьәләсен хәл итә башларга кирәк дигән теләк белдерде Җәлил хәзрәт. Сөбханаллаһ, инде мөрәҗәгатьләр кабул ителә башлады дигән мәгълүмат та бар.

Шулай итеп, 1830 елда Гали ишан нигез салган мәдрәсә комплексы, димәк, янәдән сафка басачак. 1912 елда төзелгән мәдрәсә-музей бинасы, янәшәдәге борынгы мәчет бинасы дәресләр уку өчен һәм тагын бер мәдрәсә бинасы әти-әниләргә кунакханә буларак үзгәртеләчәк дип планлаштырыла.

Изге теләкләргә күмелгән бина билгелән-гән вакытка әзерләнеп бетеп, халыкка озак еллар хезмәт итәр дигән изге нияттә калына. Әлеге саваплы эшкә теләктәшлек белдерүче райондашларыбыз күп булыр әле. Безнең халык андый изге эштән читтә калмый бит ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев