Хезмәт

Балтач районы

16+
Дин һәм тормыш

Мәккә шәһәре һәм хаҗ кылу изге урыннарында булу, Таиф шәһәренең изге урыннарына сәяхәт

Радиогидларны алып бирүдә иганәчелек иткән Борнак авыл хуҗалыгы җәмгыяте директоры Рәфхәт Нәкыйп улына олы рәхмәтебезне белдерәбез

Изге Мәккә җире... Сәгать төнге бер... Гомрә үткәннән соң, аңлатып бирә алмаслык хисләр — гомрә гамәлләрен үтә алганга шатлык, аның кабул булуына ышаныч, күңелләребездә иман нуры, 50 кешене күз уңында тотып, кайгыртып, җитәкләп, өйрәтеп гомрә кылдырган төркем җитәкчебез Рамил хәзрәт Бикбаевка рәхмәт хисләре.

Без, Казаннан, республикабызның төрле районнарыннан, Мари, Чуаш, Удмурт, Мордва иленнән, Башкорстаннан, Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган татарлар, 26 нчы ноябрь сәгать 19. 30да гомрә сәфәренә бару өчен Габдулла Тукай исемендәге Казан халыкара аэропортына җыйналдык.

Хәзрәтебездән визаларны, билетларны алганнан соң, тиешле тикшерү үтеп, сәгать 23 тулып 55 минутта гомрә кылу өчен изге Мәккә шәһәренә юнәлдек. 5.55тә Берләшкән гарәп әмирлекләренен Шардҗа шәһәренә тукталып, аннан икенче самолетта 7.30да очып китеп, микат ноктасында (гомрә яки хаҗ кылучыларга ихрам халәтенә керу өчен чик) ихрам халәтенә кереп, 9.40та Җиддә шәһәренә төштек. Ике сәгать автобуста барганнан соң Мәккә шәһәренә килеп җиттек. Отельгә урнашып, намазларны укып, ашап, бераз ял итеп алгач, сәгать кичке 8 тулып 30 минутта гомрә кылыр өчен, хәзрәтебез җитәкчелегендә догалар укып, Әл харам мәчетенә кәгъбатуллага юнәлдек. Кичке 9 дан төнге 1гә кадәр гомрә гамәлләре кылдык…

Изге Мәккәне, кәгъбатулланы күрү, аны тиешле догалар укып, зекерләр әйтеп, раббыбызга тәвәккәл кылып, ярлыкау сорап,
теләкләребезне әйтеп сәгать угына каршы җиде тапкыр әйләнү, ягъни тәваф кылу, тәвафтан соң, кәгъбатуллага карап, ике рәкагәть намаз уку, Аллахка рәхмәт әйтеп догалар кылу, Сафа-Мәрва калкулыклары арасын тиешле догалар укып, ялварып, кичерүне үтенеп, зекерләр, күңелебездә булган теләкләребезне әйтеп раббыбыздан ярдәмен һәм рәхмәтен сорап
жиде тапкыр әйләнү – менә ул әниләребез безгә бала чактан сөйләп килгән тормышка ашмаслык әкияти хаҗ кылу хыялының чынга ашуы.

Без Мәккәдә 8 көн дәвамында 3-4 тапкыр тулы гомрә үтеп, калган көннәрдә көн саен тәваф кылып, Әл харам мәчетендә намаз укып, Мәккәнен изге һәм хаҗ кылу урыннары, Таиф шәһәренең изге урыннары белән танышып, кызыл дингездә булып, Рамил хэзрәтнең бик үтемле, мавыктыргыч вәгазьләрен тыңлап, 5нче декабрь көнне өйләдән соң автобуста Мәдинә шәһәренә кузгалдык.

6 −7 декабрь көннәрендә пәйгамбәребез мәчетендә биш тапкыр намаз уку, кодлар белән раудага керү, җәннәт бакчасында намаз укып, рәсулебез, Әбубәкер һәм Госман сәхабәләр каберенә сәлам бирү бәхетенә ирештек. Мәдинә шәһәренен изге урыннарында булып, намаз укыдык. Сәфәр вакытында төрле характерлы кешеләрне бергә туплап, кунелләребезгә дөрес юнәлеш тапкан, кайгыртучан, сабыр, олыларны олылаучы, хатын-кызларны аеруча хөрмәтләуче Рамил хәзрәткә ихтирамыбыз тагын да артты. Хәзрәтебезнең кайгыртуын тоеп, без барлык мөмкинлекләре булган отельдә яшәдек, тәмле нигьмәтләр белән сыйландык, Рамил хәзрәтнең гарәп телен камил белүенә, анда аның абруе зур булуына сокландык. Ул теләкләребезне тыңлап, үзенең ныклы
кайгыртуы астында 3-4 тапкыр тулы гомрә үтәргә мөмкинлек бирде.

Радиогидлар белән тәэмин итеп, Мәккә һәм Мәдинә шәхәрләренең изге урыннарында сөйләгән тарихи мәгьлүматлары, сәяхәтләр барышында сөйләгән вәгазьләре дини һәм дөньяви белемнәрне бәйләп аңлата белүе иманнарыбызны ныгытты. (Радиогидларны алып бирүдә иганәчелек иткән Борнак авыл хуҗалыгы җәмгыяте директоры Рәфхәт Нәкыйп улына олы рәхмәтебезне белдерәбез. Күрсәткән игелекләрегез, мең булып әйләнеп кайтсын).

Гомрә сәфәрендә яшьләрнең, яшь гаиләләрнен күп булуы, тормыш башлаган яшь гаиләләрнең туй сәяхәтенә гомрәгә килүе, туганнарның изге җирләргә бергә баруы, сәфәрдә булучыларнын чын татарча сәйләшүе ( казахлар, узбәкләр, дагстанлылар, төрекләр белән чын татарча аралаштык) башка милләтләрнең татарларга булган хөрмәтле карашы динебезнең, бөек туган телебезнең матур киләчәгенә ышаныч тудыра. 

Сәфәр тәмам. Без 8 декабрь көнне төнге 10 да Аллахның ярдәме һәм рәхмәте белән, исән-имин, борчу мәшәкатьсез, тоткарлыксыз очып, Татарстаныбызга кайтып, балаларыбызның сагынып каршы алуы белән өйләребезгә таралыштык.
Изге сәфәрдән соң күңелләребездә, изге Мәккә җиренә барырга, гомрә, хаҗ кылырга шартлар тудырган республикабыз җитәкчелегенә, республика мөселманнарының диния назәрәтенә, күпкырлы зур шәхес — дин белгече, тәрбияче, психолог, педагог, дипломат, җитәкче, акыллы гаилә башлыгы, 4 бала әтисе, остаз, Балтач үзәк мәчете имамы Рамил хәзрәт Бикбаевка олы хөрмәт, рәхмәт хисләре, раббыбыз зур хаҗ сәфәренә дә аның белән барырга насыйп итсә иде дигән теләк.

Төркемебез исеменнән Ф. Галимуллина
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев