Көн дәвамында эш сәфәре кысаларында очрашулар һәм эшлекле сөйләшүләр көтелә
Бу көннәрдә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин — Рәис Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе составында Согуд Гарәбстаны Корольлегендә эш сәфәрендә.
Бүген төнлә Мөфти Мәккәдә Рәис белән бергә гомрә — кече хаҗ йолаларын үтәде, ә көндез Җиддәдә Ислам илләре министрлары конференциясе узачак.
Моннан тыш, көн дәвамында эш сәфәре кысаларында очрашулар һәм эшлекле сөйләшүләр көтелә. Кабул гамәлләр, хәерле эшләр булсын.
Нет комментариев