Мөслим кемнәрне көнчыгыш ризыгы белән сыйлый (+фоторепортаж)
Мөслим "Раиф" мәчетенә йөрүче мөселман кардәшләрен һәр ифтарда татлы көнчыгыш ризыгы белән сыйлый.
Әлеге татлы ризыкның рецбик гади: баллы финикиның эченнән төшен аласың, аның эченә зур миндаль чикләвеге саласың. Шуларны матурлап тәлинкәгә тезәсең. Өстенә сгущенка агызасың, аның өстенә баллы, эре сары йөзем җимеше таратасың. Иң ахырдан хуш ис чыгарыр өчен кунжут орлыгы сибәсең.
- 20 сәгать ач торганнан соң менә дигән көч бирә торган ризык килеп чыга, - ди Мөслим.
Бу ризыкны ясарга аңа Данис абыйсы өйрәткән була.
Финики пәйгамбәребез - Мөхәммәд салләллаһу галәйһиссәләмнең иң яраткан ризыгы була. Авыз ачканда финик белән ачарга тәкьдим итә. 1 финик белән көне буе йөреп була, финиксыз өй, ашаусыз өй кебек, ди.
Ифтарларыгыз мөбәрәк, уразаларыгыз, догаларыгыз кабул булсын мөселман кардәшләрем.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев