Мин намаз укымыйм, әмма ураза тотасым килә. Андый ураза кабул кылынырмы икән? Балигълык яшенә җитмәгән балага ураза тотарга кирәкме?
«Ислам дине 5 баганага нигезләнгән. Намаз һәм ураза — алар икесе ике гыйбадәт. Шуңа күрә, Сез намаз укымасагыз да, уразагыз, иншәАллаһ, кабул булачак.
Балигълык яшенә җитмәгән балага ураза тоту мәҗбүри түгел.
Әмма һәр гыйбадәткә кече яшьтән ияләштерү күркәм гамәл. Бу очракта баланың физик мөмкинлекләрен истә тотарга кирәк. Яшь организмга зыян салынырга тиеш түгел», — дип яза «Дин турында».
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев