Сездән — сорау, бездән — җавап.
Сорау:
— Өйдә яисә чит урында намаз укыганда намазлык кулланабыз. Намазлыкта төрле рәсемнәр, мәчетләр булганда укылган намаз дөрес буламы?
Җавап:
— Мәчетләр яки башка сурәтләр төшелгән намазлыкта намаз уку дөрес. Намаз укый торган җирдә яки намаз укый торган кешенең алдында җанлы әйберләр төшерелгән сурәтләр булу ярамый.
Сорауга Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирде.
Нет комментариев