Сорауларга Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә.
— Бер язмагызда нәзер корбанын үз гаиләсенә ашарга ярамый дигәнсез, ә безнен якта табын жыеп укыталар, әбием минем бик укымышлы иде. Андый сүзне моңарчы ишетмәгән идек. Гафу итегез.
— Корбан чалынганнан соң, гадәттә аның өчтән бер өлеше мохтаҗларга таратыла, бер өлеше белән мәҗлес җыеп кунак ителә, ә бер өлеше гаиләнең үз ихтыяҗына тотыла.
Әгәр дә корбан нәзер итеп чалынган икән, аның бар ите дә мохтаҗларга таратыла яисә аларны мәҗлескә чакырып, тулысы белән шул максатка файдаланыла.
Нет комментариев