Рамазан җитте
Рамазан ае ул Коръән ае да
«Әй иман китерүчеләр! Сегә кадәр килгән халыкларга йөкләтелгән кебек, сезгә дә ураза тоту йөкләтелде, шаять сез (ураза тотмыйча гөнаһлы булудан) сакланырсыз». (әл-Бакара сүрәсе: 183).
Мөхтәрәм җәмәгать! Менә инде Рамазан ае да килеп җитте. Аллаһ безгә барыбызгы да бу сынауны, зур гыйбадәтне үтеп, Ул бездән разый булган хәлдә, гөнаһлардан пакъланып, сау сәламәт килеш, тыныч күңел белән бу айны лаеклы рәвештә үткәрергә насыйп әйләсен.
Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) сәхәбәсе Сәлмән әл-Фәриси хәбәр итә: Аллаһның рәсүле Шәгъбан аеның ахырында безгә хөтбә сөйләгәндә әйтте: «Әй кешеләр, бөек, мөбарәк айның күләгәсе инде сезне каплады. Бу айда, мең айдан да хәерлерәк Кадер кичәсе бар. Бу айда Аллаһ ураза тотуны фарыз кылды һәм төннәрен өстәмә намазлар укырга кушты. Кем бу айда бер изгелек кылса, ул фарыз гамәл үтәгән кебек әҗер алыр, ә кем бер фарызны үтәсә, җитмеш фарызны үтәгән кебек булыр. Бу сабырлык ае, ә сабырлыкның ахыры җәннәттер. Бу ярдәмләшү ае, бу айда мөэминнең ризыгы артыр. Кем бу айда ураза тотучының авызын ачтырса, гөнаһлары ярлыканыр һәм уттан азат булыр һәм шул ураза тотучының әҗере булыр, тегесенең әҗере кимемәгән хәлдә». Кешеләр: «Безнең барыбызның да авыз ачтырырга мөмкинлеге юк бит», – дип сорадылар, Ул: «Әгәр берәү бер хөрмә белән яки су белән яки бер йотым сөт белән авыз ачтырса, Аллаһ аңа әҗерен бирер. Бу айның беренче өлеше мәрхәмәтлек, уртасы ярлыкау, ә ахыры уттан котылудыр. Кем бу айда хезмәтчесенең эшен җиңеләйтсә, гөнаһлары ярлыканыр һәм уттан азат булыр. Бу айда күбрәк шушы дүрт эшне үтәгез. Беренче икесе белән Раббыгыз сездән разый булыр, ә икесе, сезгә аларсыз булмас. Раббыгыз риза булган ике эш ул: Аллаһтан башка бүтән иляһ юк дип шәһадәт әйтү һәм истигъфар кылу, ә калган икесе, сезгә аларсыз булмый торганы: Аллаһтан җәннәтне сорагыз һәм Аңа уттан сыеныгыз». (Ибну Хузәймә, әл-Бәйһакый).
Мөхтәрәм кардәшләр! Бу ай гади ай түгел. Бу айда җәннәт ишекләре ачыла, җәһәннәм ишекләре ябыла һәм шайтаннар богаулана, – диде пәйгамбәребез. Бу ай, ашау-эчүдән тыелып тору ае гына түгел. Бу ай Аллаһның рәхмәтенә ирешү ае, бу ай – Аллаһтан тагын да күбрәк ярлыкау, истигъфар кылу ае. Бу ай – гөнаһлардан тыелып, изгелекләр кылу ае. Бу ай шулай ук догалар кылу, догалар кабул була торган ай. Бу ай – сабырлык ае, ә сабырлыкның ахыры җәннәттер.
Рамазан ае ул Коръән ае да. Беренче аятьләр пәйгамбәребезгә кадер кичендә бирелде. Шуңа күрә бу айда без Коръәнне кулларыбызда ешрак тотып, аны күбрәк укырга тырышыбыз.
Бу бөек айга без әзер булырга тиешлебез, аны тиешенчә кабул итеп, лаеклы рәвештә үткәрү өчен. Без Рамазанны ничек кабул итсәк, ул шулай үтәчәк. Гөнаһ кылулар белән кабул итсәк, шулай дәвам итәчәк. Әгәр бу айны авырлык белән, эх ашап-эчеп булмас инде, – дип кабул итсәк, бу ай да безнең өчен авыр узар. Көтеп алып каршыласак, Аллаһ җиңеллеген бирер. Пәйгамбәребез әйтте: «Дөреслектә гамәлләр ният белән башкарыла һәм һәр кешегә ниятенә карап бирелер», – диде.
Бу айга иң элек без күңелебез, калебебез белән әзер булырга тиешлебез. Ниятебез дөрес булып ихлас булыйк. Бу айны без Раббыбыз өчен, Аны бөекләп, Аның өчен ураза тотабыз, үзебезнең хәләл булган ашау-эчүләребездән тыелабыз. Шушы ураза белән без Аллаһка якынаябыз, Аның рәхмәтенә ирешәбез һәм гөнаһлардан пакъланабыз. Пәйгамбәребез әйтүенчә, Аллаһ кешеләрнең тәннәрен киредән җыеп, каберләреннән кубарып чыгаргач, алар бик озак хисапны көтәрләр. Аларның ашыйсылары һәм бик каты эчәселәре килер. Әмма Раббыларына буйсынып, ураза токанда ачлык һәм сусау кичерүчеләр, бүтән бу хисләрне кичермәсләр. Ул мөэминнәр, пәйгамбәребезнең хаудына (күленә) җыелырлар. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бу күлне сыйфатлап әйтте: «Бу күлнең киңлеге дә һәм озынлыгы да бер айлык юлдыр. Аның суы сөттән актыр, балдан татлыдыр, исе иң яхшы миск исеннән дә татлырактыр. Яр кырыендагы кәсәләренең саны күктәге йолдызлар кебек. Кем аннан бер йотым су эчсә, аның бүтән бер кайчан да эчәсе килмәс», – диде.
Икенче әзерлек, ул Аллаһтан ярлыкай сорау, истигъфар кылу. Кешенең гөнаһлары күбәйгән саен, Аллаһка буйсыну, Аның әмерләрен үтәү, изгелек кылу да авырая һәм ялкаулык пәйдә була. Аллаһ әйтә: «Һәр җан иясе үзенең (гөнаһларының) тоткыны», – диде (әл-Муддәссир сүрсе: 38). Ул бу дөньяда да гөнаһларының тоткыны, Раббысына якыная алмый, гөнаһлары җибәрми һәм утта да ул гөнаһларының тоткын булыр, аннан чыга алмас. Кешенең: «Әй Раббым, гафу ит, ярлыка мине, Үзеңә якынайт мине», – дип әйтүе, аның өчен Аллаһның рәхмәт ишекләрен ачар.
Өченче әзерлек, ул дога кылу. Аллаһтан шушы Рамазан аен сау-сәламәт килеш, тыныч күңел белән, бу айның һәр көнен уразада үткәрергә ярдәм ит, көч бир, җиңеллек бир дип ярдәм сорау. Ярдәм һәм җиңеллек бир дип һәр сәхәр ашагач та кылырга кирәк.
Дүртенче әзерлек, бәхиллә-шү. Әгәр дә без кемне дә булса рәнҗеткән булсак, аннан гафу үтенергә һәм аның белән бәхилләшү кирәк. Рамазан аена, күңелне бу авыр йөктән арындырып, тыныч күңел белән керү өчен. Югыйсә, пәйгамбәребез(с.г.в.) әйтте: «Әгәр берәү үзенең кардәшенең намусына тигән булса, яки аңа башка бер явызлык кылган булса, бүген үк динарлар һәм дирһамнар беткәнече гафу үтенеп ул моннан арынсын. Югыйсә, аның изгелеге кылган явызлыгы микъдарында алынып (рәнҗетелгән иптәшенә бирелер). Кылган изгелекләре булмаса, рәнҗетелгән иптәшенең гөнаһлары алынып, аның өстенә салыныр», – диде.
Рамазан уразасы, ул бары тик ашаудан-эчүдән тыелып тору ае гына түгел. Бу ай гөнаһлардан тыелу ае да. Бу айда без гөнаһларыбызның ярлыкануын һәм зур әҗерләргә ия булуны өмет итәбез. Бу айда ураза белән Аллаһ безне тәрбияләргә, гөнаһлардан тыелырга өйрәтергә тели.
Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: «Кем Рамазан аен иман белән һәм савап өмет итеп уразасын тотса, аның элекке гөнаһлары ярлыканыр», – диде.
Икенче хәдистә килгәнчә, пәйгамбәребез вәгазь сөйләргә дип минбәргә менгәндә өч тапкыр: «әәмиин», – диде. Аннан бу хакта сорагач ул әйтте: «Минем яныма Җибриил фәрештә килде һәм әйтте: «Хурлык булсын шул кешегә, ата-анасы булып та җәннәткә керә алмаса», – диде, мин: «Әәмиин», – дидем. Ул: «Хурлык булсын шул кешегә, синең исемең искә алынып та, сиңа салават әйтмәсә», – диде. Мин: «Әәмиин», – дидем. Ул: «Хурлык булсын шул кешегә, Рамазан ае узып китеп тә аның гөнаһлары гафу ителмәсә», – диде. Мин: «Әәмиин», – дидем».
Марат Сәйфетдинов,
Балтач үзәк мәчете имамы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев