Рөстәм Миңнеханов мөселманнарны Рамазан ае башлану белән котлады
Дин һәм тормыш

Рөстәм Миңнеханов мөселманнарны Рамазан ае башлану белән котлады

Татарстан Президенты халыкка социаль челтәрләрдә мөрәҗәгать итте.

(Казан, 24 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мөселманнарны Рамазан ае башлану белән котлады. Бу турыда ул социаль челтәрләрдә язып куйды.

«Изге Рамазан ае мөбарәк булсын», — ди Президент.

 

Язу янына Колшәриф мәчете фотосы куелган.

«Амин, шулай була күрсен», «Барыгызны да бәйрәм белән», «Бөтен кешегә сабырлык һәм сәламәтлек телим», — дип яза челтәр кулланучылар.

Фото: скриншот instagram.com


рамазан

Нет комментариев