Хезмәт

Балтач районы

16+
Дин һәм тормыш

Сездән — сорау, бездән — җавап

Сорауга Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә.

— Бала табу йортында минем әни бергә бала тапкан хатынның сөте булмау сабәпле, аның баласын имезә. Бүгенге көндә без икебез дә исән-имин үсеп җиттек. Әни имезгән кыз белән бүген дә аралашабыз. Дөнья хәлен белеп булмый, киләчәктә бу кызга мин өйләнешергә тәкъдим ясый аламмы? Ничектер, бу очракта гаилә корып булмый, дип ишеткәнем бар иде.


— Динебездә туганлык ике юл белән була: беренчесе — кан юлы белән, ягъни турыдан-туры әтидән, әнидән туган балалар, дип әйтәбез һәм икенче туганлык — сөт юлы белән.
Әни кеше чит баланы имезсә, ул инде шушы ана балаларына сөт туганы була. Сезнең очракта, Сез бу кызга өйләнешергә тәкъдим ясый алмыйсыз, чөнки ул сезнең туганыгыз, сөт сеңлегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев