Сездән — сорау, бездән — җавап
Сорауларга Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә
— Кайбер кешеләр намаздагы сүрәләрне уй белән генә укый. Шулай күңелдән генә уку дөресме?
— Намазның шарты кыйраәт булып санала, кыйарәт ул — Коръәнне авыз һәм тел белән уку. Ә тел һәм ирен селкенмәсә, намазның шарты үтәлмәгән була, намаз дөрес булмый. Кайраәт вакытында «Әлһәм» һәм сүрәне укыган вакытта ирен һәм тел тибрәлеп укылырга тиешле.
— Сәҗдә вакытында ике аяк табаны да җирдән аерылса, намаз бозыламы?
— Сәҗдә вакытында ике аякның табаны җирдән күтәрелүе зур хата була. Намаз бозылмаса да, намазга кимчелек килә.
— Менә яз көне төрле җимеш агачларын кисештерү (ялгау) вакыты башлана. Динебездә бу рөхсәт ителгәнме?
— Пәйгамбәребез (с. г. в.) әйтте: «Сез дөнья эшләрендә үзегез белүчеләр». Шуның өчен дә агач, җиләк-җимеш үстергән вакытта төрле агач ялгау, үстерү ысулларын куллану рөхсәт ителә.
— Кичке (ястү) намазның фарызын һәм сөннәтен укыганнан соң, витр намазына кадәр ике рәкәгать тәһәҗҗүд намазын укып буламы, ул кабул ителәме? Кабул ителми дисәгез, ни өчен рамазан аенда укылган тәравих намазы шундый намазлардан дип санала, дип беләм.
— Витр намазы ул төннең соңгы намазы булып тора һәм ул вәҗиб намаз. Димәк, син бу намазны укырмын, дип йокларга ятасың икән һәм йоклап калу сәбәпле аның вакыты чыкса, син бу намазны каза кылырга тиеш буласың. Һәм менә шушындый хәл килеп чыкмасын өчен, бездә ястү намазының дүрт фарызыннан һәм ике сөннәтеннән соң витр намазын укып кую гадәткә кергән. Әгәр дә витр намазын соңрак, йокларга ятар алдыннан укуны күздә тотып, ястү намазыннан соң өстәмә нәфел намазлары укыла икән, ул инде төнге намаз булып санала һәм аның өчен әлбәттә савап була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев