Хезмәт

Балтач районы

16+
Дин һәм тормыш

«Төштә мәрхүм миңа ризык бирде. Бу нәрсәне аңлата ди?»

Иң мөһиме — төшне дөрес юрарга кирәк

«Төштә мәрхүм миңа ризык бирде. Бу нәрсәне аңлата ди?» («Ирек мәйданы»)

Бу сорауга Алан авылы мәчете имам-хатыйбы Айрат хәзрәт ГЫЙБАДУЛЛИН җавап бирде.

— Кеше үлгәч, мәңгелеккә күчә. Ул бу дөньядагы хәлләрдән хәбәрдар. Исәннәрнең төшенә керергә мөмкин. Әгәр мәрхүмне караңгылыкта, ачлыкта, ялангачлыкта күрсәң, аның дога, сәдака өмет итүе бар. Ә үзе ризык бирсә, бәрәкәт китерә, дип уйлыйм. Мәрхүмнәр төш аша ниндидер хәбәр бирергә мөмкин. Иң мөһиме — төшне дөрес юрарга кирәк. Шундый сүз бар: төшне беренче сөйләгән кеше ничек юрый, ул шулай була. Әйтик, ире хатынына төшемдә балта күрдем дип әйтә икән, хатыны кулың киселә дип тә әйтергә, акчага дияргә дә мөмкин. Шуңа да бары ышанычлы, яхшы күңелле кешеләргә генә төш сөйләргә ярый. Иң яхшысы — бөтенләй сөйләмәү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төш